Чүлмәкләр ясаучы Эльвира Косарева: «Күңелне тынычландыра торган һөнәр бу»

Балчыктан  эшләнгән савытта ризык тәмлерәк була. Файдалы үзенчәлекләрен дә санап бетерерлек түгел. Баулыда яшәүче чүлмәк ясау остасы Эльвира Косарева әнә шулай ди. Табигый материалдан эшләнмәләр ясау серләрен ул безгә дә сөйләде.

Эльвира ханым белгечлеге буенча – сынлы сәнгать һәм сызым укытучысы. Егерме елдан артык Баулы мәктәбендә эшләгән. Аннары аны мәктәптән ял базасына, балалар пионер лагерена директор итеп чакырганнар. Өч ел шунда эшләп алган. Тик 2014 елда вазыйфасы кыскартуга эләккән.

– Шул елны Татарстан Икътисад министрлыгы һәм Казан федераль университеты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Эшмәкәрлек фабрикасы» федераль белем бирү проекты эшли башлады. Әлеге проектта катнашу бәхете миңа да тәтеде. Монда безне үз эшеңне ачу серләренә өйрәттеләр һәм киләчәк бизнес проектын сайларга тәкъдим иттеләр. Шул вакытта миндә гадәти булмаган ял урыны – чүлмәк ясау эшенең һөнәрчелек остаханәсе булдыру идеясе туды. Үз проектымны яклап, сайлап алу этабын уздым һәм проектым Президент күргәзмәсенә тәкъдим ителде, – дип сөйләде Эльвира Косарева.

«Эшмәкәрлек фабрикасы»нда дәресләр белән беррәттән ул Уфада чүлмәк ясау  курсларында укый башлый.

– Күп белем һәм тәҗрибә тупладым. Алар белән тизрәк уртаклашасым килде. Мәктәп диварларында бу идеяләрне тормышка ашырып булмый. Ә мин кешеләргә файдалы булырга теләдем. Ял базасында эшләү миңа шулкадәр ошады. Монда бит төрле кешеләр килә. Ә мәктәптә һаман бер үк составта эшлибез. Төрле характердагы, төрле карашлы кешеләр белән эшләү кызык иде миңа. Шөгылем хәзер инде яраткан эшемә әйләнде, – ди Эльвира ханым.

Балчыктан төрле савытлар ясау аның өчен эш кенә түгел, ә чын мавыгу да. Гап-гади балчык  аның кулларында әкренләп чын сәнгать әсәрләренә әверелә.

– Балчык ул – табигый материал. Балчык савытта пешерелгән ризык озак кына кайнар килеш саклана. Мин традицион башкару техникасында да, заманча техникада да эшлим. Традицион башкаруда ата-бабаларыбызның барлык традицияләре сакланып эшләнә. Элек бит заманча мичләр булмаган. Балчык, су һәм ут кына булган. Ә хәзер – муфель мичләре, чит илдән кергән балчык белән эшлибез. Бу – озак вакыт таләп итә торган шөгыль. Савытны әвәләгәндә бер мизгелне ычкындырсаң, берни дә эшләп булмый. Мин эшемдә яшим инде. Күңелне тынычландыра торган һөнәр бу, – ди оста.

Һөнәрчелек остаханәсен оештыру күп көч кенә түгел, зур чыгымнар да таләп итә. Шуңа күрә Эльвира «Татнефть» компаниясе оештырган грантлар конкурсында катнашырга була. Конкурста җиңү яулый һәм җиңгән акчага муфель миче һәм чүлмәк ясау җиһазы сатып ала. Ә инде 2018 елның июнендә Баулыда чүлмәк ясау остаханәсен ача. Эльвира ханым якын киләчәккә планнары белән дә уртаклашты:

– Биредә әлегә төзелеш эшләре бара. Монда мин кечкенә генә гаилә белән ял итү үзәге оештырырга телим. Территория кечкенә, аны киңәйтәчәкбез. Ретро интерьер сакланачак. Кешеләр монда тулы бер көнгә килеп рәхәтләнеп ял итә алачак. Әле мунча комплексы, тагын бер остаханә төзелеп килә, – ди ул.

Эльвира ханым әйтүенчә, бирегә туристлар күп килә. Якын-тирә республикалардан, шәһәрләрдән гаиләләр белән күпләп йөриләр икән. Яшьләр өчен очрашулар да уздырам, ди ул.

– Башта фотосессия уздырабыз, чәй өстәле әзерлибез. Аннары һәр кеше  үз эшләнмәсен ясый. Алар монда үз белдекләреннән генә әвәләп утырмыйлар, мин аларны чүлмәк ясау осталыгына өйрәтәм. Чүлмәк әйләнмәсе (җиһазы)  фортепиано кебек. Фортепианода нота белмичә уйнап булмаган кебек, монда да кулны шомартмыйча, хәтта кечкенә генә бер чүлмәк тә ясап булмый, – ди оста.

Чүлмәк ясау буенча Эльвира Косарева киңәшләре

  1. Балчыкны бармаклар белән формага кертәбез.
  2. Балчык әвәләнә, катырак халәткә керә башлый.
  3. Әвәли-әвәли тиешле формага китерәбез. Хәрәкәтләр салмак, артык кискен булмаска тиеш.
  4. Әзер савытны мичкә куябыз, уртача өч көн тотабыз. Мичтә ул акрынлап температура җыя.
  5. Чүлмәкне сөт белән чылатабыз.
  6. Шуннан соң тагын бер кат 300–350 градуслы мичкә куябыз. Икенче тапкыр мичтә яндыру процессын үткәч, чүлмәкләр ялтырап кала, савытның кырыйлары су үткәрми башлый. Мичтә яндырылган дәвердә һәр чүлмәк үзенә күрә бер төс ала.

                                                                                                   Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү