Яңартылган «Ак барс»ны тәүге тапкыр халыкка күрсәттеләр

Казан командасы Әлмәт һәм Түбән Камага барып, «Нефтяник» белән «Нефтехимик»ны җиңеп кайтты. «Йолдыз» уенчылар алка сугу белән генә чикләнмичә, халык белән аралашты һәм тормышның башка ягын күреп кайтты.

«Ак барс»ның Әлмәткә тәүге мәртәбә баруы түгел. Төп максат бозга чыгып, «Нефтяник»ка каршы уйнау белән генә чикләнми. Сәфәрнең мәгънәсе тирәндәрәк. Билгеле булганча, Казан клубы «Татнефть» акчасына көн күрә. Ә нефтьне кем һәм ничек чыгара? Спортчыларга әнә шуны аңлатырга тырыштылар. «Ак барс»та алар өчен барлык шартлар булдырылган. Әлмәткә баргач исә егетләрне башларына каска кидереп, гади «ПАЗик»ка утыртып бораулау мәйданчыгына алып бардылар. Шулай итеп, аларның тормышны икенче яктан күрү мөмкинлеге булды. «Мондый очрашулар командага нефтьчеләрнең хезмәте ничек авыр икәнен күрү өчен кирәк. Аларга рәхмәт», – диде сәяхәт тәмамлангач команданың баш тренеры Олег Знарок.

Әлмәткә сәфәр нефть иснәү белән генә чикләнмәде. Команда уенчыларына җир эше дә эләкте. Бозга чыгар алдыннан аларны агач утыртырга алып бардылар. Кулларына көрәк һәм су тутырылган чиләк алып, хоккейчылар үзләреннән истәлек калдырды. Бу эшкә Олег Знарок белән команданың элеккеге баш тренеры, ә хәзер «Ак барс»та башкарма директорның хоккей эшләре буенча киңәшчесе итеп билгеләнгән Зиннәтулла Билалетдинов та кушылды. Алар Әлмәттә усак утыртып калдырды. Монысының мәгънәсе бар. Танылган ике тренер Казанга килгәч, аларның бер командага сыеша алмаячагын фаразлаучылар да булды. Әмма Знарок белән Билалетдиновның бозда да, аннан читтә дә тормыш тәҗрибәсе җитәрлек. Знарок үзе дә, Билалетдиновны ишетергә әзер булуын яшерми. Бергә эшләячәкләрен Казанга килгәч үк белгән. Икесенең дә остаз булып эшләгәндә өчәр мәртәбә Гагарин Кубогы яулаганнары бар. Быел бергәләп отарга тырышачаклар. Әлегә исә икесенә бер усак утырттылар.

Шимбә көнне узган матчта «Ак барс» «Нефтяник»ны 6:1 исәбе белән тар-мар итте. Гадәттә, әзерлек матчлары күбрәк күнегү рәвешендә уза. Бу юлы исә алкалар да күп булды, хоккейчылар этеш-төртештән дә тайчанмады. «Һәр уенчының составка эләгү өчен үзен күрсәтәсе килә. Шуңа тырышып уйнаганнардыр, – диде Знарок. – Иптәшләрчә уен нәрсә дигән сүз ул? Аларга да, безгә дә әзерләнергә кирәк. Көндәш тә, без дә бу матчтан нәтиҗә чыгарабыз. Иптәшләрчә уенны сезон уртасында уздырырга була: нефть чыкканны күрәсең, тамашачы өчен 10:10 исәбенә хоккей уйныйсың, аннары буллитлар бәрәсең. Үзенә күрә Яңа ел тамашасы. Ә хәзер безгә сезонга әзерләнергә кирәк».

Баш тренерның сүзләрен уенчылар да дөрес аңлаган булып чыга. Александр Радулов беренче матчта ук ике алка кертте. Вадим Шипачев белән Станислав Галиев берәр пас бирделәр. Яңа уенчыларның «Ак барс»ның һөҗүменә соңгы елларда күрелмәгән мәгънә өстәгәне хәзердән үк күренә. Һәрхәлдә, күплектә уйнаганда ике алка керттеләр. Узган ел Казан командасы мондый мөмкинлектән файдалана алмый интекте. Команданы исә бозга Данис Зарипов алып чыкты: капитан вазыйфасын аңа тапшырдылар. Дмитрий Квартальнов заманында 41 яшьлек хоккейчы ара-тирә генә күренсә, Знарок аның тәҗрибәсен тулысынча файдаланырга тырыша. «Ул безнең бердәнбер аксакалыбыз. Шуңа күрә капитан булырга лаек», – ди баш тренер.

Икенче матчны «Ак барс» Түбән Камада уздырды һәм 4:1 исәбе белән җирле «Нефтехимик» отты. Бу юлы Радулов белән Шипачев та, Зарипов белән Войнов та бозга чыкмадылар. Аның каравы башкаларга уйнау мөмкинлеге бирелде. «Безнең состав яхшы. Барысының да уйныйсы килә. Бүреләр – тук, ә сарыклар исән булсын өчен, үзгәрешләр булып торачак», – ди Знарок.

 

 

 


Фикер өстәү