Таш атканга… ярыш белән җавап: Татарстан башкаласы спорт ярышлары үткәрүдән туктамый

Спорттан өметнең тә, кызыксынуның да өзелгәне юк. Зур ярышлар уздыруга, катнашуга киртә куелса да, үзебездә ярышулар тыелмаган. Җиңәм дип торган спортчылары булганда, бигрәк тә. Татарстанның спорт министры Владимир Леонов соңгы арада узган ярышларга нәтиҗә ясады. «Киләчәктә ниндиләрен көтәргә?» дигән сорауга да җавап бирде.

«Дуслык Уеннары» кызыксындырган

Сәяси шаукым спорт дөньясына да тәэсир итми калмады, билгеле. Мәгълүм сәбәпләр аркасында, халыкара спорт оешмалары Россиядә ярыш-уеннар уздырудан бер-бер артлы баш тартты. Йөзү буенча ике дөнья чемпионатын кабул итәсе башкала идек югыйсә. Әмма «булмый инде булмагач» дип кенә утырмадылар. Татарстанда яңа ярышка старт бирелде. Министр әйтүенчә, уңышлы гына узды ул.

– 22 июль – 3 август аралыгында Казанда «Дуслык Уеннары»ның беренче этабы оештырылды. «Дөнья» дип аталган этапта йөзүчеләр, синхрон йөзүчеләр, суга сикерү буенча осталар көч сынашты. Тагын ике этап ноябрь һәм декабрь айларына билгеләнгән, – диде Владимир Леонов. – Беренче этапта катнашуга 28 ил гариза тапшырган иде. 16сы гына килде. Минемчә, киләсе этапларда илләр саны күбрәк булачак. Спортчыларның Казанга килергә теләкләре зур. Беренче этапта Россия, Алжир, Әрмәнстан, Белоруссия, Венесуэла, Вьетнам, Сербия, Казахстан, Сүрия, Судан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Эквадор, ЮАР, Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан спортчылар катнашты. География шактый киң. Катнашучылар саны да аз түгел.

Ярышларның саллылыгы катнашучылар саны белән генә түгел, тамашачылар күрсәткече белән дә үлчәнә бит әле. «Дуслык Уеннары»н тәнкыйть утына тотучылар да булмады түгел. Янәсе, трибунада халык аз. Министр исә киресен дәлилләде.

– Тамашачылар ярышларга бик теләп йөрде. Дөресен әйткәндә, мондый зур кызыксыну безне дә гаҗәпләндерде. Әле яңа ярыш бит. «Дуслык Уеннары»на узган елгы халыкара ярышларга караганда да күбрәк кеше килде. Көз, кыш узачак этапларда да кызыксыну тагын да артыр дип ышанам», – диде Владимир Леонов.

Сүзләрен саннары да куәтли. 14 көнлек ярышларны 13,6 мең тамашачы караган. Йөзү белән аеруча кызыксынганнар. Анысына 8717 кеше килгән. 1340 кеше суга сикерү, 3549 кеше синхрон йөзү ярышларын караган.

Моннан тыш уеннарны «Матч ТВ» каналы аша да карарга мөмкин иде. Министр китергән мәгълүматка ышансаң, башкаладагы ярышларны 12,5 млн тамашачы күргән. Иң зур кызыксыну синхрон йөзүгә булгандыр, дип фаразлый Владимир Леонов.

«Дуслык Уеннары»нда 376 комплект медаль (1128 медаль) уйнатылган. Россия исеменнән чыгыш ясаган спортчыларның уңышлары исә мондыйрак: йөзү буенча – 224, суга сикерүдә – 42, синхрон йөзүдә 27 медаль яулаганнар.

«Дуслык Уеннары»н даими ясарга кирәк дигән теләк-ният та бар. Беренче этап булган барлык мөмкинлекләрдән файдаланып, министр сүзләре белән әйткәндә, аяк өстендә җыелган турнир булса, ноябрь – декабрьгә билгеләнгәннәрен күбрәк иганәчеләр җәлеп итеп үткәрергә булыр иде. Аннан инде ел саен оештыра торган итеп тә булмасмы.

Үзебезчә Олимпиада

Бүгеннән исә Җәйге спорт төрләре буенча Россия субъектлары арасында I илкүләм Спартакиада башлана. Анда 39 спорт төре буенча 13 меңгә якын кеше көч сынашачак. Спартакиада 2 октябрьдә төгәлләнәчәк.

– Халыкара ярышларда Россия катнаша алмый. Бу чара да менә шуңа күрә үткәрелә инде. Саннарга карасак, Спартакиада Җәйге Олимпия уеннарыннан ким булмас төсле. Ул Россиянең бер генә шәһәрендә узмаячак. Казаннан тыш ярышларны Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар, Чиләбе, Тула һәм башка өлкәләр кабул итә. Без исә ярышлар саны буенча икенче шәһәр булып торабыз, – дип аңлатты Владимир Леонов.

Татарстан башкаласы 11 дисциплина буенча ярышлар кабул итә. Спортчылар Казанда суга сикерү, волейбол, ату, чирәмдәге хоккей, дзюдо, көрәш, бию, гимнастика, самбо һәм ишкәкле спорт буенча көч сынашачак. Татарстан да үз командасын тәкъдим итә.

– Турнирда 400 кешедән торган Татарстан командасы да катнаша. Алар 33 спорт төре буенча ярышачак. «Иң-иң»нәрне сайлап алдык. Аларның күрсәтерлек осталыклары бар, – диде Владимир Леонов.

Өметле балалар

Шушы көннәрдә Владивостокта «Азия балалары» халыкара уеннары төгәлләнде. Татарстан командасы да буш кул белән кайтмады аннан. Министр, журналистлар белән очрашкач, өметле яшьләрне дә телгә алды.

– Республиканың җыелма командасы составында 47 спортчы 11 төрле ярышта көч сынашты. Нәтиҗәләргә килгәндә, балалар 35 медаль яулап кайтты. Шуларның 15е – алтын, 7се – көмеш, 13е – бронза медальләр. Гомум команда зачетында алар 5 нче урынны яулады, – диде Владимир Леонов. – Безнең команда турнирда иң күп кешеле булмаса да, лаеклы чыгыш ясады. Спортчыларыбыз, башка зур командаларны да узып, Казанга күп бүләк алып кайта алды.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү