Быел  мәктәпне тәмамлаучылар  кайсы вузларны сайлаган?

«ПромРейтинг» агентлыгы республикадагы иң яхшы ун вузны ачыклаган. Билгеле булганча, бәйсез исемлек ел саен әти-әниләр һәм абитуриентлар фикереннән чыгып төзелә. Беренче баскычта – КФУ. Шулай ук Казан медицина университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КДАТУ), Казан илкүләм тикшеренүләр техник университеты (КАИ),  Иннополис университеты  алдынгы урыннарда. Быел  мәктәпне тәмамлаучылар  кайсы вузларны сайлаган?

Рейтинг июнь-июль айларында, бердәм дәүләт имтиханнары чорында  уздырылган сораштырулар нәтиҗәләрен исәпкә ала. Исемлек 21 юнәлештән тора. Алар арасында югары уку йортының ни дәрәҗәдә популяр булуы, белем сыйфаты һәм башка күрсәткечләр бар. Әйтик, «Кайсы вузга керү иң авыры?» дигән сорауга абитуриентларның 38,1 проценты КФУга дип җавап биргән. Икенче урында – Казан медицина университеты (31,8),  өченчедә –Иннополис университеты (30,2). Шулай ук  КЮИ, КАИ, КДАТУны  атаганнар. Абитуриентлар фикеренчә, иң  сыйфатлы белем  КФУ, Иннополис,  Казан дәүләт медицина университетларында бирелә. Ә иң сыйфатлы гуманитар белем бирүче вузлар – КФУ, Социаль һәм гуманитар белем бирү институты (ИСГЗ), Казан инновацион университет (КИУ). Иң яхшы техник белемне КАИ, КХТИ, КФУ, Казан дәүләт энергетика университеты, Иннополис университетында бирәләр дип саныйлар. Традицияләр сакланган вуз дип КФУ, Россия ислам институты (РИИ), Казан дәүләт аграр университет, КДМУ табылган. Үз студентларына КФУ,  Иннополис, КИУ, ИСГЗ күбрәк ярдәм итә икән. Һәрхәлдә, студентлар шулай уйлый. Иң яхшы түләүле вузлар исемлегендә КИУ, ТИСБИ, Казан кооперация,  Казан эшмәкәрлек һәм хокук институтлары урын алган. Ә кайсы вузга керүне яшьләр хупламаган? Андыйлар рәтенә  Казан кооператив университеты, ИСГЗ, ТИСБИ, РИИ, Социаль белем бирү академиясе (КСЮИ) керткәннәр. Кызлар өчен алдынгы дип КФУ, КДМУ, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, КИУ, Иннополис, Казан мәдәният университеты  табылган. Егетләр күп укый торганы  – КДТАУ,  КФУ, КАИ, Иннополис,  Казан югары танк мәктәбе. Сораштыруда катнашучылар фикеренчә, Казан медицина университеты һәм Казан федераль университеты, Казан кооперация  дипломнары дөнья күләмендә күбрәк бәяләнә.

Рейтинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, әти-әниләренең күбесе  балаларын  IT-белгеч, инженер, икътисадчы, табиб итеп күрергә тели. Ә менә бүгенге заманда хисапчы, эколог, риелтор, очучы, психологны өметле  дип санамыйлар. Чыгарылыш сыйныф укучылары исә IT-белгеч, психолог, хәрби, хокук белгечлеге алуны хуплый. Тик, алар фикеренчә,  бүген слесарь-механик, бухгалтер, очучы, машинист-йөртүче булу популяр түгел. Әти-әниләр күбрәк тотрыклы эш урыны яклы булса, балалар киләчәктә язмышларын коммерцияле оешмалар белән бәйләүне хуплый.

Ниһаять, вузларда бюджет бүлегенә укырга керүчеләрнең  исемлеге билгеле булды. Быелгы абитуриентлар киләчәктә кем булырга җыена?

– Мин документларны биш вузга бирдем. Шуларның дүртесен – Санкт- Петербургка, берсен – Казан мәдәният институтына. Ни өчендер мине Казан федераль университеты  бер дә кызыксындырмады. Беренчедән, анда күбрәк читтән килүчеләрне алалар. Икенчедән, дизайн юнәлешен алай ук көчле дип санамыйлар. Мине беренче чиратта сыйфат кызыксындыра. Ниндидер могҗизалар эзләү өчен  читкә китмим,  – ди Казан кызы Мәрьям Мортазина.

Мәрьямне  күбрәк иҗади юнәлешләр кызыксындырган. Дизайн, рәсем ясау, архитектура, журналистика, фото сәнгате… Шул ук вакытта мәктәптә математиканы да яхшы укыган ул. Бу фәннән репетитор да булган әле. Мәрьям фикеренчә, абитуриентларны тегендә-монда сикереп йөриләр, һөнәргә  тугры түгел, дип сүгәргә кирәкми. Бер генә урынга документлар тапшырсаң, йоклап калуың да бар. Ул  үзе биш вуздагы исемлекләр әйләнешен  көннәр буе күзәткән. Менә монысы бер дә рәхәт түгел, ди.

– Укырга  теләгән кеше укый инде ул. Әнә бер сыйныфташым БДИдан шактый яхшы баллар җыйса да, аның вузда уку теләге юк. Көллияткә керәм, ди. Шуңа күрә һәркем үз юлын үзе теләгән җирдә таба, – ди ул.

Вузлардагы вазгыятьне дә белештек. КНИТУ-КАИның кабул итү кампаниясе киңәшчесе Светлана Шәвәлиева әйтүенчә, быел яшьләрне, гадәттәгечә,  программист, инженерлык юнәлешләре кызыксындырган, кайбер әзерлек юнәлешләренә бик зур бәйгеләр булган.

– Безгә төрле студентлар килә: югары баллылар да, түбәнрәкләр дә. Түбәнрәкләр 190–200 баллылар санала. Тәҗрибәм буенча, бу баллар белем түбән икәнен күрсәтми, андыйлар, киресенчә, кайвакыт яхшырак, тырышыбрак та укый башлый әле. Гомумән, бик акыллы, укырга теләүче абитуриентлар байтак. Документларны берничә вузга бирү мөмкинлеген начар дип санамыйм, – ди галимә.

Светлана Шәвәлиева  белдергәнчә, быел документларның оригиналын (төп нөсхәсен) китерү буенча матавыклар килеп чыккан. Аны 3 августка кичке сәгать 6га  кадәр тапшырырга кирәк иде. Монда өч мөмкинлектән файдаланырга мөмкин. Беренчесе – университетка килеп тапшыру. Икенчесе – университет сайты аша гариза язып, документларның фотоларын беркетеп, аттестат оригиналын почта аша җибәрү (ерак җирләрдә яшәүчеләр өчен инде бу, мәсәлән, быел Ханты-Манты округыннан берәү шулай юллады). Өченчесе – Дәүләт хезмәте порталы аша җибәрү. Быел бу мөмкинлек беренче тапкыр тудырылды. Порталда биш вуз сайлап, гариза язып, документларның фотоларын беркетеп, «Ризалыкны белдерергә» дигән төймәгә генә басарга кирәк иде. Бу ысулларның өчесе дә – үз урынында, кемгә ничек уңайлы бит.

– Тик конкурстан үтү мөмкинлеген фаразлау кыенлык тудырды, чөнки мәгълүмат минут саен үзгәреп торды, системага килгән гаризаларны эшкәртеп бетерергә вакыт кирәк бит. Шуңа күрә сәгать 6 тулганда конкурстан үткән кайбер балалар инде бер сәгатьтән соң керми калганнарын белде. Бик кызганыч, әлбәттә. Аны, мәсәлән, Дәүләт хезмәтләре порталы аша ризалык җибәрүне бер көн алдан булса да туктатырга уйланган булса, андый кимчелекләр азрак булыр иде, дип уйлыйм, – ди белгеч.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү