Тамак кысып, алга китеп буламы?

Дөньякүләм хәлләрнең начараюы Россиядә дә үзен сиздерми кала алмый. Тиңсез санкцияләр боҗрасында калу шартларында хәлебез тагын да авыррак була алыр иде әле, әмма тышкы базарларда углеводородлар кытлыгы безне әлегә тәмам төпкә китүдән саклый. Көнбатышлылар безнең газга бәйлелектән котылу өчен нинди генә юллар эзләмиләр. Италиянең Maire Tecnimont компаниясе чүплекләрдән углерод һәм водород «сыгып алырга» җыена. Киләчәктә шул юл белән табигый газның ун процентын алыштырырга телиләр. 

Россия җитештерүчеләре исә чит илгә бәйлелектән тиз генә котылып булмасын төшенделәр инде. Бер вице-премьерның: «Импортны алыштыру чит ил компонетлары булмау сәбәпле тукталды» дигән сүзләре, канатлыга әйләнеп, «Телеграм» каналда «очып йөри». Металлурглар, әйтик, чит ил җиһазларыннан котылгысыз бәйлелектә яши. Прокат станнарына тукталу куркынычы яный. Тармакны 2030 елга кадәр үстерү стратегиясендә чит ил комплектлаучы детальләрен алыштыру өчен ун елдан артык вакыт кирәк булачагы әйтелә.

Югары икътисад мәктәбе белгечләре Россиянең 25 төбәгендә генә икътисади активлык үсешен күрәләр. Ел башында 72 төбәк активлык күрсәткән.

Илнең технологик яктан артталыгының объектив сәбәпләре бар, билгеле. Хай-тек (яңа технологияләр) өчен акча бик кысып кына бирелгән. Технологияләр тармагы чиновникларга түләүгә караганда 30 тапкыр азрак финансланган. Алгарышлы фән өчен без акчаны АКШка караганда 442 тапкыр кимрәк тотканбыз. 2021 елда технологик компанияләр өчен АКШта – 353,8, Кытайда – 91,3, Бөекбританиядә – 54,9, Һиндстанда – 41,7, Австралиядә – 25,5, Россиядә 0,8 миллиард доллар акча тотылган. Ярдәм сорап хәзер Һиндстанга барып егылуыбыз гаҗәп түгел инде, калган лидерларның күбесе «дус булмаган» илләр исемлегендә бит.

Россиянең икътисади күрсәткечләре карап торышка бик яхшы күренә күренүен. 2021 елның гыйнвар – июнь айларында тышкы сәүдә профициты 70 миллиард доллар булса, быелның шул ук чорында 158,4 миллиард долларга җиткән, ягъни күп экспортлаганбыз, аз импортлаганбыз. Әмма мондый профицит безнең тамак хәлен бер дә яхшыртмый икән. Россиялеләрнең азык-төлек сатып алу мөмкинлеге рекордлы рәвештә түбәнәйгән. 2022 ел соңгы ун ел эчендә иң ач елга әверелгән. Азык-төлек кыйммәтлеге шартларында, безнең акча янчыкларының өстәлне финанслау мөмкинлеге нык кимегән. Кешеләр ТКХ өчен түләүне күбрәк кичектерә башлаганнар. Быелның беренче кварталында үткән елның шул чоры белән чагыштырганда ТКХ бурычлары 7,6 процентка артып, 804,5 миллиард сумга җиткән.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү