Татарстан кырларыннан җыеп алынган уңыш күләме 1,3 миллион тоннадан артып китте

Республика кырларыннан 1 млн. 308 мең 905 тонна ашлык җыеп алынган. Урып-җыю эшләре барлык мәйданның 22 процентында башкарылган. Уртача уңыш гектарыннан 39,5 центнерны тәшкил итә, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

11 августка иң күп ашлык җыеп алган районнар исемлегендә беренче урында – Тәтеш. Бу районда 91 585 тонна икмәк суктырып алганнар. Тәтештә һәр гектартан уртача 55 центнер уңыш чыга. Икенче урында – Яңа Чишмә районы, биредә 73 991 тонна ашлык җыеп алынган, уртача уңыш гектарыннан 49,5 центнерны тәшкил итә. Буада 72 129 тонна икмәк суктырып алганнар, бер гектардан уртача 39,7 центнер уңыш чыга.
Иң күп ашлык суктырып алган 10 район исемлегендә Минзәлә (62 236 тонна), Нурлат (55 475 тонна), Актаныш (54 652), Аксубай (48 903 тонна), Сарман (46 498 тонна), Спас (46 077 тонна), Алексеевск (45 682 тонна) районнары да бар.


Фикер өстәү