ЛДПР депутатлары хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 2023 елның 1 гыйнварыннан ике тапкыр арттыру турында закон проектын Дәүләт Думасына карап тикшерүгә кертергә җыена. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.
Тәкъдим итүчеләр раславынча, бу адым инфляция йөген җиңеләйтүгә, фәкыйрьләр санын киметүгә китерәчәк. Шулай итеп, МРОТны ике тапкыр диярлек арттырып, 30 мең сумга (хәзер – 15 279 сум) җиткерү күздә тотыла. Парламентчылар исәпләп чыгарганча, әлеге күрсәткечне ике тапкыр арттыру өчен 1,16 триллион сум кирәк булачак.
“Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме Европаның күпчелек илләрендәгедән кимрәк. МРОТның түбән дәрәҗәдә булуы халыкның кереме ягыннан нык аерылуына, җитештерүнең кимүе, “күләгәдәге” икътисадның киңәюенә, социаль киеренкелекнең үсүенә китерә”, – диелгән закон проектына аңлатма язуында.
ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары Ярослав Нилов фикеренчә, хезмәткә түләүнең минималь күләмен нәкъ менә хәзер – киләсе елга бюджетны әзерләү чорында яңадан карарга кирәк.