Мәрхүмнең шәхесен хокук сакчылары билгеләячәк.
Казанда Зур Чуйково күлендә ир-ат батып үлгән. Мәет иртән 7:15тә ярдан 30 метр ераклыкта табыла. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Урын коену өчен җиһазландырылмаган. Ир-атның шәхесен һәм бу хәлнең сәбәбен хокук саклау органнары ачыклаячак.