«Баланың гомерен саклап калу өчен барысын да эшләргә тырыштым»

Татарстан табибы Кара диңгездә суда баткан баланы үлемнән коткарып калган. Хәер, Сарман районының Җәлил бистәсе хастаханәсенең баш табиб вазыйфаларын башкаручы Евгений Окшинүзен герой дип санамый. Минем урында һәркем шулай эшләр иде, ди ул.

– Дүрт ел ял иткәнем юк иде. Быел уйлаштык тагаиләм белән Кырымның Феодосия шәһәренә ял итәргә барырга булдык. Бер көнне диңгездә су кергәндә, табиб кирәк, дип кычкырдылар. Шунда ук ярдәмгә йөгердем. Суга баткан малайны яр буена алып чыгып салганнар иде инде. Йөрәге туктаган, пульсы юк, клиник үлем кичергән, – дип искә ала Евгений. – Баланың гомерен саклап калу өчен барысын да эшләргә тырыштым. Сүз сабый гомере турында барганда җаваплылык тагын да арта. 15–20 минут тирәсе тырышкач, малайга «җан керде». Аннары аны «ашыгыч ярдәм» машинасы алып китте.

Яшәү белән үлем арасында калган улын күреп, әнисенең дә хәле начарая. Ханым аңын җуеп егыла.

– Мәскәүдән ял итәргә килгән 9 яшьлек Никита исемле малай булып чыкты ул. Алай тирәнгә дә кермәгән ул. Су астын күзәтә торган битлек кигән була. Әмма сабыйның суда эпилепсия өянәге башлана. Мондый диагнозлы балага су астына чумарга һәм махсус битлек кияргә гомумән ярамый! Мин бу хакта аның әти-әнисенә дә аңлаттым. Диңгездәге бу хәл гомерлеккә сабак булсын иде, – ди Евгений Ошкин.

Якташыбызга Кырым Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисенең Рәхмәт хатын тапшырганнар. Әле ике көн элек кенә Җәлилгә кайтып җиткән табибка 20 ел дәвамында бик күп кешеләрнең гомерен саклап калырга туры килә. Әле ялга китәр алдыннан гына салкын тиюдән өзлегеп, тыны кысылган 6 айлык сабыйга да ярдәм иткән ул.

– Табибларның төп бурычы – кешеләрнең гомерен саклау. Шушы һөнәрне сайлаганбыз икән, без аны намус белән үтәргә тиеш. Никитаның хәле уңайланды инде. Без аның әти-әнисе белән гел элемтәдә тордык. Кайтып китәр алдыннан, алар белән кабат күрешеп алдык. Рәхмәт әйттеләр. Тик мин аңа матур сүзләр ишетү түгел, ә бурычым шундый булганга, намусым шулай кушканга ярдәм иттем, – ди хатыны белән 4 малай тәрбияләүче Евгений.

Җәлил бистәсендә яшәүче танышларымашалтыратып, Евгений Иванович турында сораша башлауга ук, аның бик тә тәҗрибәле табиб икәненәйткәннәр иде. Ул берәүне дә кире бормый, кулдан килгәнчә кешеләргә ярдәм итеп яши икән. Җәлил халкы аңа бик рәхмәтле. Хәер, Евгений Ошкин үзе дә бер рәхмәтнең мең бәладән коткарганын яхшы белә.


Фикер өстәү