Татарстанда мошенниклар өч пенсионерны алдаган

Яшел Үзән районында мошенниклар өч пенсионерны алдаган. Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә караганда, өлкән яшьтәге ханымнарга китерелгән гомуми зыян күләме 975 мең сум тәшкил итә.

Кырыгалдарлар, гадәттәгечә, “туганыгыз юл һәлакәтенә юлыккан, аңа ярдәм кирәк” дигән булып, тегеләрдән акча каерган. Шулай итеп, 1933, 1936 һәм 1942 елгы әбиләр мошенникларга курьер аша үзләренең хәләл акчасын биреп җибәргән.   


Фикер өстәү