Рөстәм Нигъмәтуллин хәрби авиаторларны һәм Хәрби-һава көчләре ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

12 август – Хәрби-һава көчләре көне. Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәрби авиаторларны һәм Хәрби-һава көчләре ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Бу бәйрәм күп еллар дәвамында Ватаныбызга каһарманнарча хезмәт итү һәм хәрби бурычны фидакарьләрчә үтәү символы булып тора, – диелгән котлауда. – Авиация элек-электән Россия Кораллы Көчләренең иң җитез, иң җәһәт төре буларак, илебезнең иминлеген, һава киңлекләрендәге мәнфәгатьләрен лаеклы төстә саклап килә.
Бөек Ватан сугышы елларында хәрби очучыларның каһарманлыклары, авиация сәнәгате хезмәткәрләренең фидакарьлеге Россия елъязмасына алтын хәрефләр белән уелып язылган. Хәрби авиация тарихы бөек Ватаныбызның данлыклы узганы белән аерылгысыз бәйле.
Бүгенге хәрби очучылар һәм штурманнар, авиация белгечләре Россия армиясенең иң яхшы традицияләрен дәвам итүчеләр, лаеклы варислар булып тора. Алар үзләренең хәрби бурычын намус белән үти, илебезнең иминлеген, дәүләт мәнфәгатьләрен саклау, халыкара террорчылыкка каршы көрәшү буенча фидакарьләрчә хезмәт итә.
Россиянең хәрби авиациясен үстерү һәм камилләштерүгә авиатөзелеш предприятиеләренең меңнәрчә хезмәткәре гаять зур өлеш кертеп килә.
Республикада яшәүчеләрнең барчасын Хәрби-һава көчләре көне белән котлыйм! Иминлек, нык сәламәтлек, Россия файдасына хезмәттә алга таба да уңышлар телим!»


Фикер өстәү