Икмәк кадере. Аксубай районы кырларыннан репортаж

Ел да кызу урак өстендә республика басуларын йөреп кайта торган матур гадәтебез бар безнең. Сары гәрәбәдәй бөртекләрне күрү, табыннарыбызга икмәк китереп җиткерү өчен маңгай тирен түккән игенчеләр белән аралашу, тезелешеп барган кыр корабларын күзәтү – күңелгә аерым бер рәхәтлек бирә торган хисләр. Бу юлы без Аксубай районы кырларын иңләп кайттык.

«Әти эшләсә, шаккатыр иде»

Беренче тукталышыбыз Рәис Сөләйманов җитәкчелегендәге «Аксу-Агро» җәмгыяте («Агро-Инвест» идарәче компаниясе) кырлары булды. Аксубай районында аларның 30 мең гектар җирләре бар. Бу – барлык мәйданның 30 процент чамасы дигән сүз. Тагын 2600 гектар җирләре күршедәге Яңа Чишмә районында урнашкан. Без килгән көнне игенчеләр шул районның Ак бүре авылында эшлиләр иде. Шуңа күрә игенчеләрне әлеге авыл кырында куып тоттык. Бер-бер артлы тезелешкән 7 кыр корабы көзге бодайны җыеп бетереп килә иде. Агроном Илсур Сахапов әйтүенчә, уракка игенчеләр 27 июльдә төшкән.


– Быел эшлисе килеп эшлибез. Уңыш та, уңдырышлылык та яхшы. Барысын да вакытында эшләргә тырышабыз. Бодайны тәмамлагач, арпага керәчәкбез. Шунысы куандыра: урып-җыю кампаниясендә тәҗрибәле абыйлар гына түгел, яшьләр дә катнаша, – диде ул.

Биредә районның алдынгы игенчесе, 40 елдан артык гомерен шушы тармакка багышлаган комбайнчы Җәүдәт Сафиуллинны да очраттык. Әле ярый бераз ял итеп алган чакларына туры килдек. Алайса, кыр батырларын эшләреннән бүлдерү – журналист өчен иң уңайсызы.
– Үземне белә белгәннән бирле комбайнда инде мин. Әти дә гомере буе кырда эшләде. Мин исә 4 нче сыйныфтан бирле аңа ияреп йөри идем. Шул чакларның һәр минуты, һәр көне истә. Аннан соң шул кабинада үземнең улым үсте. 14 ел минем ярдәмчем булып эшләде ул. Быел гына башка эшкә китте. Ләкин шулай да: «Әти, ялларда гына булса да эшлим әле. Күңелем ашкына», – ди. Үзем язын тракторда булсам, җәен-көзен – комбайнда. Инде үзем шушы комбайнда гына да 15 нче сезонымны эшлим. Урып-җыю чорын ашкынып көтеп алам, чөнки ул бит вакытлыча гына була торган эш, – ди Җәүдәт абый. – Акча эшләп калырга да тырышабыз, әлбәттә. Бөртекле культураларны җыю аеруча ошый. Бункерны тизрәк тутырып җибәрәсе генә килеп тора. Булган уңышны исән-сау урнаштырырга язсын. Үзебез исән-сау булыйк та, комбайн гына ватылмасын. Иртән 4 тулганчы торып, 5тә комбайныбыз янында инде без. Аны карап, әзерләп чыгабыз. Чөнки комбайнчы өчен иң авыры – кызу эш өстендә техника ватылу.

Уңыш яхшы булгач, игенче өчен дә куаныч. Әнә әңгәмәдәшем дә 6 мең центнер икмәк җыеп алырга өлгергән инде.
– Әле эшләрнең башы гына бит. Ел да Татарстан Президенты бүләкли торган исемлеккә эләгәм. Ә иң зур уңышны моннан ике ел элек җыеп алган идем. Ул елны 45 мең центнер суктым. Хәзер эшләр өчен шартлар бөтенләй башка. Челләдә рәхәтләнеп кондиционер астында эшлибез. Ә әтиләргә заманында хәтта кабинасыз комбайннарда эшләргә туры килде. Бу техниканы күрсә, шаккатыр иде әти, – дип елмайды алдынгы механизатор.

«Кыр эше – азарт ул»

Икенче тукталышыбыз Аксубай районының шулай ук әйдәп баручы инвесторы «Волга-Селект» җәмгыяте кырлары булды. 2017 елда эшли башлаган оешма игенчелеккә өстенлек бирә. Бөртеклеләрдән тыш, күпләп көнбагыш һәм рапс үстерәләр. Быел әлеге оешма гектарыннан 32,8 центнер борчак җыеп алып, рекорд куйган. Шунысы кызыклы: инвесторда эшләүчеләрнең күпчелеге яшьләр. Без килгәндә, егетләр Шәрбән авылы янындагы кырларда көзге бодай суктыра иде.

– Механизаторларыбызның барысы да диярлек яшьләр. Һәм аларга теләсә нинди эшне ышанып тапшырырга була. Быел ике студент егет килде. Яшьләрне җәлеп итүнең иң ышанычлы юлы – яхшы хезмәт хакы түләү. Тәҗрибәле механизаторларыбыз да бар. Алар яшьләргә бар белгәнен өйрәтә, – ди идарәче Илшат Гафиятов.
Җитәкче әйтүенчә, урып-җыю – бик җаваплы чор, чөнки бу вакытта ел буе тырышлык куйган хезмәтнең нәтиҗәсен алалар.

– Эшнең нәтиҗәсе булырга тиеш. Яхшы уңыш җыеп алсак, димәк, хезмәткәрләр дә канәгать була дигән сүз. Чыннан да, уңышыбыз мул быел. Тик аңа карап, бәясе дә булсын иде. Узган ел икмәкне 18 сумнан кабул итсәләр, быел 12гә төшкән. Бездә уңышы булса – хакы юк, хакы булса – уңышы юк. Узган ел коры булса да, уңышны республикадагы уртача күрсәткечләрдән югарырак алдык, – диде ул.

Җитәкчеләре белән аралашкан арада комбайнчы егетләр үзләре дә килеп җитте. Эшләрен бүлдергәнгә кыенсынып кына, алар белән дә аралашып алдык. Чөнки егетләр чабышка әзерләнгән атлар шикелле, «вакыт әрәм кала» дип, баскан җирләрендә биеп кенә тордылар.

Яшь игенче Эльвир Нуретдинов тормышын авыл белән бәйләгән. Быел урып-җыюда бишенче сезонын эшли. Аңа кадәр комбайнчы ярдәмчесе булган, тракторда эшләгән.

– Авылны яратам, – дип сөйләде ул. – Яшәр өчен бөтен әйбер бар монда, исәнлек кенә булсын. Маллар да тотабыз, чөнки авылда аннан башка булмый. Акча эшлим дигән кешегә авылда рәхәтләнеп, гөрләтеп яшәргә була. Чын күңелемнән әйтәм бу сүзләрне. Эш бар, көчле инвесторлар килеп тора. Ел дәвамында, бер ай отпусктан кала, бер көн эшсез торганым юк. Ә бу чорны, гомумән, түземсезлек белән көтеп алабыз. Кыр эше – үзенә күрә бер уен, азарт ул. Беренче чиратта, әлбәттә, акча эшләп калу. Аена, премияләрдән тыш, 150 мең сум эшләргә була. Ә сезонга 400 мең сумга кадәр акча эшләү мөмкинлеге бар. Узган ел Татарстан Президенты премиясенә дә лаек булдым. Анысы да зур ярдәм бит. Менә шуңа ничек зарланып булсын?

Авылны, эшен шулкадәр яратып сөйләде Эльвир. Үзе генә түгел, балаларына да эш тәмен сеңдереп үстерә дип аңладым.

– Балалар белән табын артына утыргач, гел әйтә торган сүзем бар минем. «Балалар, белеп ашагыз. Бу икмәктә минем дә өлеш бар. Тырышып эшләсәгез, алдыгызда һәрвакыт ризык булыр», – дим. Белеп, күреп, шуны сеңдереп үссеннәр. Мин дә барысын да әтидән күреп үстем. Ул да 45 ел басуда эшләде, – ди ул. – Бер дә арттыру түгел, эшкә бәйрәмгә барган кебек барам. Иң мөһиме – комбайн гына ватылмасын. Кырга чыкканның беренче көнендә беренче бункерны машинага бушаткандагы шатлыклы хисләрне әйтеп, аңлатып бетереп булмый, – ди ул.

Ришат Гатин комбайнда дүртенче сезонын эшли. Берничә ел Чаллыда яшәгән. Тик барыбер авыл үзенә тартып кайтарган.
– Шәһәрнең «минеке түгел»леген аңладым. Анда бөтен кеше каядыр чаба, ашыга. Кырмыска оясын хәтерләтә. Ә авылда тыныч, рәхәт. Быел миңа яңа комбайн бирделәр. Яхшыга тиз ияләшәсең бит. Шуңа күңел булып, шатланып эшләп йөрибез, – ди Ришат. – Былтыргыдан соң быелгы сезонны тагын да ныграк көттек. Эшлисе генә килеп тора. Язын үзебез чәчкән ашлыкны җыеп алабыз бит инде. Эшебезнең нәтиҗәсен күргәч, рәхәт. Авыл җирендә эш бервакытта да бетми. Кулы эш белгән, теләге булган кеше югалып та калмый ул.

Уңыш сөендерә

Аксубай игенчеләре – республикада беренчеләрдән булып уракка төшүчеләр. 11 августка булган мәгълүматлар буенча, районда барлык мәйданның 37,5 процентыннан уңыш җыеп алынган. 13 мең гектарга якын мәйданда 49 мең тонна чамасы иген амбарларга кайтарып урнаштырылган. Әлегә бер гектардан чыккан уңышның уртача күләме 37,9 центнерны тәшкил итә.

– Икмәк быел безне бик сөендерә. Кырларыбыз матур, дип шөкер итәбез, – ди район башлыгы Камил Гыйльманов. – Районда көчле инвесторлар заманча технологияләр белән эшли. Яңалары да бар. Өч елда район буенча 70 процент техника яңартылды. Трактор, машина һәм комбайннар – барысы да замана таләпләренә туры килә торган. Аграрийларның хезмәт хаклары да быел 134 процентка артты. Шунысы сөендерә: колхозлар беткәннән соң, кайсы кая таралышкан механизаторларыбыз арасында кабаттан җиргә әйләнеп кайтучылар бар.
Камил Гыйльманов әйтүенчә, урып-җыю кампаниясендә 90 комбайн эшли. Аларның 60ы үзләренеке булса, 30ы читтән җәлеп ителгән.

– Үзебезгә, көн саен 2,5 мең гектар мәйданда эшләргә, дигән план куйдык. Шулай итеп эшләгәндә 15 көндә көзге культураларны җыеп алырга тиешбез. Алардан кала, күп мәйданда көнбагыш (17 мең гектар), рапс (7 мең), кукуруз үсә. Аларга комбайннар чиратлап керәчәк һәм октябрьдә эшләрне төгәлләрбез дип уйлыйбыз, – ди район башлыгы.
Авыр ел булуга карамастан, барлык дәүләт ярдәмен алганнар. Ашламалар, орлыклар белән дә авырлыклар килеп чыкмаган.
– Алга таба эшләгән эшләребезнең матур нәтиҗәсен күрергә язсын иде. Шулай булганда халыкка яхшы хезмәт хаклары да, пай җирләре өчен яхшы түләү дә булачак, – ди Камил Гыйльманов.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Республика кырларыннан 1,3 миллион тонна ашлык җыеп алынган. Урып-җыю эшләре барлык мәйданның 22 процентында башкарылган. Уртача уңыш гектарыннан 39,5 центнерны тәшкил итә.


Фикер өстәү