Рөстәм Миңнеханов Россия Геройлары Раил Габдрахманов һәм Иван Додосов белән очрашкан

Республика Президенты, илебезгә лаеклы уллар тәрбияләгән өчен, Татарстан егетләренең әти-әниләренә рәхмәт белдергән.

Татарстан Президенты Россия Геройлары Раил Габдрахманов һәм Иван Додосов белән очрашкан. Бу хакта Президент үзенең Телеграм-каналында хәбәр итә.
“Ватанга эчкерсез тугрылыклы булуыгыз өчен, рәхмәт сезгә, офицерлар! Илебезгә лаеклы уллар тәрбияләгән ата-аналарга рәхмәт!” – дип язган Президент Геройлар белән төшкән фотосы астына.
Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Раил Габдрахманов һәм Иван Додосовны Россия Герое исеме бирелү уңаеннан котлады. Геройларга юлланган котлау телеграммаларында, Ватанга фидакарьләрчә хезмәт итү һәм хәрби бурычка тугрылык иң зур ихтирам-хөрмәткә лаек, диелә.


Фикер өстәү