Россиядә дөньядагы иң кыйммәтле дару белән дәваланган бала вафат булган

Россия һәм Казахстанда ике бала җилкә мускуллары атрофиясеннән (спинально мышечная атрофия (СМА) “Золгенсма” препараты белән дәвалану барышында үлгән. Бу хакта “Reuters” Швейцариянең Novartis фармацевтика компаниясе (даруны шушы компания җитештерә) белдерүенә таянып яза.

Баланың икесе дә дарудан бавырга авырлык килү сәбәпле үлгән. Алар дөньядагы иң кыйммәтле уколны кадатканнан соң 5-6 атна узгач җан тәслим кылган.
“Золгенсма” Җир шарындагы иң кыйммәтле препарат булып санала. Аның бер дозасы 2 миллион доллар тора. Россиядә дару 2021 елның декабрендә теркәлде. Моңа кадәр илебездә мәкерле чиргә каршы «Спинраз” һәм “Рисдиплам” дигән дарулар кулланылган. Әмма аларны сырхауга бөтен гомере буе кулланырга кирәк булган. «Золгенсма” исә, ике яшькә кадәр, бер тапкыр гына кулланыла.
Җилкә мускуллары атрофиясе – нәселдән килә торган чир. Ул баланың скелеты дөрес формалашуга ирек бирми.
.


Фикер өстәү