Милләт һәм әхлак сагында: «ВТ» редакциясе «Безнең авыл имамы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

«ВТ» редакциясендә кабат кунаклар! Кунакларның да ниндиләре! Редакциягә газета һәм Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте белән берлектә оештырган «Безнең авыл имамы» бәйгесенең җиңүчеләрен чакырдык. Бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган иде.

Дин, тел, милләт турында күпме генә сөйләсәк тә, урынлы. Авылларыбызда исә бу мөһим вазыйфа имамнарыбыз җилкәсенә төшә. Үсеп килүче буынны хак кыйммәтләрдә тәрбияләү, сала халкын иман, әдәп юлыннан алып бару да – алар бурычы.

Бәйгебездә җиңү яулаган авторларыбыз да нәкъ шундый кешеләр турында язган иде. Хатлары да, язма нигезендәге геройлары да сокланырлык, сокландырырлык булды. Моны газетаны даими укып баручылар да инкарь итмәс. Конкурска килгән язмалар барысы да «ВТ» битләрендә урын тапты.

Баш мөхәррир Гөлнара Сабирова, кунакларны тәбрикләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Бәйгегә 50дән артык эш кабул ителде. Башка бәйгеләребез белән чагыштырып караганда аз сан булса да, тема үзенчәлеген исәпкә алсак, бик яхшы күрсәткеч дип саныйм. Әле яңа гына булып узган Бөтендөнья татар конгрессы съездында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, мәчетләр дин өйрәтү үзәкләре булудан тыш, тел өйрәтү урыны да булырга тиеш, дип ассызыклады. Безнең газетабыз да һәрвакыт тел сагында булды. Бу темага алынуыбыз да юкка түгел, – диде ул. – Авылның да, телнең дә төп сакчысының берсе – дин. Диния нәзаратенең дә соңгы елларда эшчәнлегенең бер юнәлеше – мәчетләрдә тел өйрәтү. Бәйгегә килгән язмаларда да шул хакта укыдык. Имамнарыбыз авылларда бу юнәлештә шактый эш башкара. Язмаларыгызны сөенеп укыдык. Көчле имамнарыбыз бар, алар авыл үсешенә зур өлеш кертә. Бөтен авылларда да андый хәл була алмыйдыр шул. Әмма үрнәкләрне күрсәтәсебез килде. Башка авыллар да, шуларга карап, соклансын һәм моңа омтылсын иде.

Баш мөхәррир әйтүенчә, жюри вәкилләренә җиңүчеләрне сайлау җиңелләрдән булмаган. Өстәмә премия һәм рәхмәт хатлары да булдырылган. Бу инде язмаларның чыннан да көчле һәм сыйфатлы булуын тагын бер кат дәлилли.

Шунысы да куанычлы: бәйге барышында бер үк имамнар турында берничә кешедән хатлар кабул ителгән. Моңа кадәр безнең бәйгеләребезгә игътибар итми калган районнарның да кушылуы сөендерә.

Бәйге җиңүчеләрен котларга Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов та килгән иде. Форсаттан файдаланып, ул газетага да дини юнәлештә алып барган эше өчен рәхмәтен җиткерде.

– Имам – олуг вазыйфа. Имам сүзенең гарәп телендәге мәгънәсенә карасак, ул – алда басып торучы дигәнне аңлата. Чынлап та шулай. Намазда да, тормышта да, мөнәсәбәттә дә. Аллаһның биргәненә шөкер, республикабызның авылларында да тырыш, әдәпле, белемле имамнарыбыз шактый. Алар динебез, милләтебез хакына олуг эшләр алып бара. Конкурс җиңүчеләренә дә имамнарның эшләренә игътибар итеп, аларны хөрмәтләгәнегез өчен рәхмәт әйтәсе килә, – диде хәзрәт. – Бердәм һәм бергә булганда динебезне саклый алабыз. Киләчәктә дә шундый күркәм бәйгеләр булыр әле. Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлектән аермасын.

Мәхәллә эшен алып бару – җаваплы да, катлаулы да. Илфар хәзрәт искәрткәнчә, җирле имамнар үз хәлләрен үзләре генә белә. «Авыл халкы да, авылларда инде яшәмәүчеләр дә мәхәлләгә даими ярдәм итеп торсын иде. Сүз матди ярдәм турында гына бармый. Хәл-әхвәл сорашып, мәчетләргә килеп китсәк тә, ничек саваплы булыр», – диде мөфти урынбасары.

Җиңүче авторларыбыз үзләре нинди хисләр кичерә соң?

Ләйлә Хәйруллина – булачак коллегабыз икән. Шәле кызы Россия ислам университетының журналистика юнәлеше буенча белем ала. Ислам тематикасына багышланган матур язмалары белән алга таба да сөендерергә вәгъдә бирде җиңүчебез.

Яңа Чишмәдән Мәймүнә Хәйретдинова да хис-кичерешләрен тыя алмый. Зирекле дигән зур, төзек, саф татар авылыннан килгән ул безгә. Коръәнне дә укый белә икән. Догалардан җан тынычлыгы алам, ди. Авылларындагы дини тәрбиянең никадәр көчле булуына язмасыннан укып кына түгел, үз теле белән сөйләвен ишетеп тә таң калдык.

– Моннан 30–40 еллар элек авылларда хәлләр мөшкел иде бит. Кызлар белән кызлар сугыша торган заманнар да булды. Әхлакны кайтарырга кирәк иде… Шөкер, хәзер дини тәрбия бар, безнең мәчеттә укулар атна буе бара. Мәктәп балалары анда йөгерә-йөгерә бара. Кызлар аерым, малайлар аерым укый. Хәзрәт барысына да өйрәтә. Яшьләр, өлкәннәр төркемнәре бар, – ди Мәймүнә ханым. – Язмамны бәяләп, шушы матур бәйрәмгә чакыруыгыз өчен рәхмәт. Мин шундый сөенеп утырам. Газетагызны да горурланып укыйм. Сездә барысы да яктыртыла. Тәрбия дә, дин дә, хатын-кызлар турында да күп мәгълүмат алам.

Кукмарадан коллегабыз Лилия Нургалиева үз язмасының героена рәхмәтле. Сәбәпләрен үзе сөйләде.

– Язмам герое Райнур хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлап, минем тормыш иптәшем дә дин юлына кереп китте. Бу сүзләрне сөйләгәндә үк елыйсым килә. Хәзрәттән нур бөркелә, ди аның турында ирем. Конкурс турында белеп алгач та, нәкъ тә аның турында язам, дидем. Хәер, безнең Кукмарада көчле хәзрәтләр күп. Әмма күз алдымда Райнур хәзрәт булды, – диде Лилия Нургалиева.

Илмира Салихҗанованың язмасын жюри вәкилләре бертавыштан җиңүче итеп таныды. «Ватаным Татарстан» газетасы аңа да чит түгел икән – яратып укый торган басмасы! Һөнәре буенча – педагог-психолог.

– Мондый бәйгене оештыручыларга рәхмәт. Бу бәйгедә теләп катнаштым. Телебезнең, динебезнең сагында торган барлык дин әһелләренә дә рәхмәтемне әйтәсем килә. Авыр эшләрендә уңышларга ирешеп яшәсеннәр иде, – диде ул.

ҖИҢҮЧЕЛӘР

I урын – «Бала күңеленә ачкыч», Илмира Салихҗанова (Казан).

II урын – «Зирекленең зирәк кешесе», Мәймүнә Хәйретдинова (Яңа Чишмә).

III урыннар – «Бәхет юлы», Лилия Нургалиева (Кукмара);

«Универсал», Ләйлә Хәйруллина (Питрәч, Шәле);

«Исеме үк зиннәтле», Рәшит Хәбибуллин (Буа, Килдураз).

ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕНЕҢ МАХСУС ПРЕМИЯСЕ

Әлфинур Йосыпова (Буа).

РӘХМӘТ ХАТЛАРЫ

Иң яшь катнашучыбыз – Ләйлә Зарипова (Буа, Татар Аксуы).

Иң өлкән катнашучыбыз – Тәлгать Сәлахов (Әлмәт, Елховой).

«Безнең авыл имамы» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы | ФОТОРЕПОРТАЖ

  • Күркәм бәйгебезнең төп иганәчесе – Яшел Үзән районының Бакырчы авылыннан Бәхтияровлар гаиләсе. Төгәлрәге, бер вәкиле – Әлфия ханым. Исегездә булса, 2021 елда оештырган «Шәфкать» бәйгесенең дә төп иганәчесе Бәхтияровлар иде. Күркәм гамәлләренең әҗере үзләренә меңе белән кайтсын дип телибез!

 Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү