«Таңсылуның авыруы безне берләштерде»

Алабугада яшәүче 16 яшьлек Таңсылу Сибгаеваның бер кочак диагнозы бар. Тик кыз бу хакта уйламаска тырыша, матур итеп яшәргә мөмкин икәнен башкаларга да күрсәтә. Аңа сокланмый да мөмкин түгел. Аның күңеле һәркемгә ачык. Үзен якын иткән кешене әллә кайдан сизә. Быел тугызынчы сыйныфка укырга бара.

– Кызымны җиде айдан таптым. Баштарак сәламәтлегендә тайпылышлар сизелмәде, табиблар да берни әйтмәде. Таңсылуга җиде ай чагында аның дөрес итеп утыра алмавын күреп алдык. Шуннан соң белгечләргә күрсәтергә булдык. Кат-кат тикшергәч, Казанга ук җибәрделәр. Кызыма ДЦП диагнозы куелды, – дип искә ала Эльвина. – Баштарак мин моңа ышанмадым да. Яхшыга өметләндем, йөреп китәр дип уйладым. Хәтта табиблар инвалидлык алырга чакыргач та, бармадык. Ул кәгазьләрне соңыннан гына рәсмиләштердек.

Ана күңеле медицина җиһазларыннан сизгеррәк булып чыга бу очракта. Таңсылуның хәле акрынлап яхшыра башлый. Тернәкләндерү курслары үтү бушка китмәгән. Кыз әкренләп хыялына таба атлый. Әйе, чынлап атлый! Ул инде хәзер инвалид арбасында гына утырып тормый. Әкренләп тотынып йөри дә башлаган. Әмма егылырмын дип куркып, күбрәк үрмәләп йөри икән. Әнисе аны мактап туя алмый. Кыз акрынлап мөстәкыйль тормышка өйрәнеп килә. Социаль челтәрләрдә дә актив ул. Аеруча авылны, аның кешеләрен ярата.

Әнисе Эльвина – үзе дә авырлык күргән, ятимлек ачысын кичергән кеше. 10 яшендә әнисез калуы, ә тагын 10 елдан әтисез калуы да аны сындырмый. Ул үзендә яшәр өчен көч таба. Кызы белән яңа сынаулар узарга туры килсә дә, авыр вакытта ире белән юллары аерылса да, язмышына ачу сакламый.

– Үз әтием китеп барса да, иремнең әтисе безне ялгыз калдырмады. Мин аны каената түгел, ә үз әтием дип кабул итәм. Таңсылуның хәле яхшырсын өчен көчен кызганмады. Ул оныгы өчен барысына да әзер: утка да, суга да керергә риза. Таңсылу өчен дип, пони сатып алды. Кызымны шунда утыртып йөртә. Ишегалды тулы хайван анда. Кызым әти белән гел бергә, – ди Эльвина.

Рәмзил абыйга да тормышта күпне күрергә туры килгән. Моннан 9 ел элек хатынсыз калган ул. Табигатьне яратуы, янәшәсендә балалары булу көч бирә аңа. Шулай итеп, оныгы – аны, ул оныгының җанын дәвалый.

– Мин әтигә һәм иремнең туганы Фирүзә апага бик рәхмәтле, – ди Эльвина. – Таңсылу еш кына Казанга апасына да кунакка бара. Апа, бер дә авырсынмыйча, кызымны тәрбияли. Казанда тернәкләндерү узганда, хәтта икешәр ай аны үзе йөртә. Минем өчен бик зур ярдәм бу. Ничек инде рәхмәтле булмыйсың?

Фирүзә апасы исә Таңсылуга рәхмәтле.

– Таңсылуның авыруы безне берләштерде. Дөньяга күзләребез ачылды. Без моны Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сынау дип кабул иттек. Әле ярый авырып урында ятмый. Ничек итсә итә, тотынып йөрергә тырыша, – ди ул. – Без гел сеңлебез тирәсендә бөтереләбез. Янәсе, булышасы, ярдәм итәсе килә. Тик кайчагында без Таңсылудан үзебез үрнәк алабыз әле. Көчле булырга өйрәнәбез. Үзеңне ничек бар – шулай яратсаң, тормыш ямьләнә икән. Әнә сеңлебез шулай итә. Ул беркайчан да күңелен төшерми. Елап та утырмый. Тормышны яратып яши.

Таңсылуның күзләре янып тора. Һәр кешегә елмаеп, яхшы кәеф өләшә. Үзенең авыру икәнен күптән оныткан инде ул. Янәшәсендә җанын ярып бирерлек якыннары булу аны тагын да нык итә. Мәктәпне тәмамлагач, бабасы янына авылга кайтырга хыяллана.


Фикер өстәү