Ни кылсаң да, үзеңә (Гыйбрәтле кыйсса)

Бер фәкыйрь байның ишегенә теләнеп килә. Бай исә аны таш атып куалап җибәрә. Шунда фәкыйрь, бай аткан ташны куенына салып, ант итә: «Әй, баеган, муллыкта яшәүче кеше, бу ташны үзеңә кайтарып атканчы аны кулымнан ташламам!»

Шуннан соң күп вакытлар үтә. Тормыш тәгәрмәч сыман әйләнә. Шул байның да гаепләре табыла. Ул мәхкәмәдә оттыра. Аның бөтен мөлкәтен тартып алалар, үзен таш атып үтерүгә хөкем итәләр. Таш ату вакытында шушы фәкыйрь дә килеп җитә. Ул да атмакчы булып, күптән куенында саклаган ташны чыгара. Шунда уйланып калып болай ди:

– Хәтерлисеңме, син мине, фәкыйрьне, таш атып куалаган идең. Бу көндә исә таш ату нәүбәте миңа җитте. Әмма синең кебек һичнәрсәсе булмаган адәмгә таш атып рәнҗетмәм.

Шушы кыйссадан нәтиҗә шулдыр: фәкыйрь гәрчә начарлык күргән булса да, начарлык белән кайтармый. Бай исә үзе кылганыннан үкенүгә кала. Менә ни өчен борынгылар: «Нәрсә генә кылсаң да, үзеңә кыласың», – дигән.

***

Әгәр дә Аллаһтан җәннәт сорасагыз, Фирдәвес җәннәтен сорагыз, чөнки ул җәннәтнең уртасы һәм иң бөеге…


Фикер өстәү