Мәктәп ул – үзе бер театр. Белгечләр яшь укытучыларга хәер-фатиха бирде

«Мин ант итәм, көчне кызганмаска!» Яңа уку елы алдыннан ел саен педагогик уку йортларын тәмамлаган яшь укытучылар әнә шундый ант бирә. Быел да Яшел Үзән районының Осиново бистәсендәге Карпов исемендәге лицейда узган чарада тугрылык сакларга вәгъдә иттеләр. Республикада ел саен белем йортларына 1 меңгә якын яшь белгеч эшкә килә. Тик күпмесенең сабырлыгы гомерлеккә калырга җитәр икән?

Яшьләргә хәер-фатихасын бирергә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да, башка танылган шәхесләр дә килгән иде. Тантанага КФУ, Алабуга, Чаллы педагогик вузларын тәмамлаган 250гә якын яшь мөгаллим чакырылган. Министр белдергәнчә, ел саен көллиятләрне тәмамлаучыларның 85 проценттан артыгы төпләнеп кала. Бүген республикада математика, физика, химия, биология, рус теле укытучыларына кытлык бар. Укытучыларның берничә фәнне бергә алып баруы нәтиҗәсендә әлеге проблема хәл ителә. Илкүләм проектлар, «Авыл укытучысы» кебек программалар да ярдәм итә. Тик без үз яшьләребезне тәрбияләргә тиеш.
– Аларны үз сафларыбызга кабул итү – матур бәйрәм. Яшьләр мәктәпне бизи. Организмны яшәртү бу, – диде Илсур Һадиулллин.

Мәктәп ул – үзе бер театр, дип дәвам итте ул сүзен. «Россия күләмендә һәр мәктәптә театр булырга тиеш, диләр. Әмма аны аерым оештырырга да кирәкми дип уйлыйм. Ишектән керүгә үк башлана театр. Укытучылар, укучылар… Кызык вакыйгалар, драмасы да бар. Иң мөһиме – трагикомедиясе генә булмасын. «Балаларны яратып, елмаеп, күңелегездәге хисләрегезне бирергә тырышыгыз», –диде министр.
Уку йортларын тәмамлаучылар арасында беренче чирканчыкны алучы егет-кызлар да бар инде. Укыган вакытта ук мәктәпләргә эшкә кайткан алар. Әгерҗе районының Исәнбай авылы мәктәбендә физика-математика фәннәрен укытучы Рәмис Газизов та шундыйлардан. Бер ел элек үзе укыган мәктәпкә эшкә кайткан ул. Хәзер инде ул – дипломлы белгеч. Алабуга институтында максатчан программа буенча укыган. Димәк, үз төбәгендә биш ел эшләргә тиеш. Тагын дүрт елы калган.


– Мәктәптә укытучылар җитмәгәч, чакырганнар иде. Безнең мәктәптә 50дән артык укучы белем ала. Сыйныфларда – 3, 5, 7 бала. Беренче елны авыр булды. Үзеңнең сәләтеңне, балаларны яратуыңны күрсәтә белергә кирәк. Укыту гына түгел, тәрбия бирүнең нечкәлекләре дә бар. Укытучы хезмәте авыр, әмма тырышсаң, эшләргә була, –диде оптимистик рухлы Рәмис.
Рәмис Газизовка: «Ни өчен яшь укытучылар мәктәптә озак эшләми?» – дигән сорауны да бирдек. Егет фикеренчә, бер ел эшләп карагач, укытучы бу һөнәрне дөрес сайлавы яки сайламавын аңлый. Ялгыш килүчеләр китәргә мәҗбүр. «Акча мәсьәләсе дә үзенекен итә. Бүген авылда яшь укытучылар 20 мең сум хезмәт хакы ала. Авыл өчен әйбәт инде бу, әмма шәһәр өчен бик аз. 30 мең сум булса, яхшы. Авылда калачакмын, дип кырт кисеп әйтә алмыйм, әмма юлымны шушы юнәлештә дәвам иттерәчәкмен», –диде ул.

Яшел Үзән районының Норлат авылы кызы Рәнилә Насыйбуллина да үз язмышын укытучылык белән бәйләгән. Ул да Казан мәктәбендә ярты ел сыналырга өлгергән икән. Быел Яшел Үзәндәге 16 нчы мәктәпкә эшкә кайтачак. «Яшьләр мәктәптә калсын өчен, аларны кызыксындыру чаралары булдырырга кирәк. Әйтик, быел кыш көне безгә премия бирделәр. Акчамы, ниндидер мактау сүзләреме… Укытучыларны канатландырып җибәрәчәк бу. Балалар белән эшләү – бер, әмма әти-әниләр белән– икенче әйбер. Теләсә кайсы проблеманы да хәл итеп була дип уйлыйм», – ди ул.
Тантанада катнашкан Татарстанда Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаядан мәгарифтәге кыенлыклар турында сораштык.

– Безгә җәберләү (буллинг) очраклары буенча да мөрәҗәгатьләр килә. Узган елда андый хәлләр булды. Без Рособрнадзор вәкилләре белән мәктәпләргә барып, укытучылар, мәктәп җитәкчеләре, психологлар белән аралашабыз, проблемаларны ачыклыйбыз. Буллинг зурлардан башлана һәм алар ярдәме белән хәл ителә, – диде ул.
Заманасында үзе дә мәгариф системасында эшләгән Сәрия Сабурскаяга, сәхнәгә күтәрелгәч: «Киләчәк укытучысы нинди булырга тиеш?» – дигән сорауны да бирделәр.

– Монда килгәндә, бер хәлне искә төшердем. Ул вакытта мәктәп Карпов исемен йөртми иде әле. Карпов – «Майский» совхозының беренче директоры. Миңа иртүк мәктәп директоры: «Безнең мәктәптә – гадәттән тыш хәл. Укучылар кичен мәктәпкә килеп, укытучылар бүлмәсе каршында барлык журналларны җыеп яндырганнар», – дип шалтырата. Май ае иде ул. Коточкыч хәл. Хәзер инде балаларның белеменә ничек бәя бирик? Ул вакытта электрон журнал, көндәлекләр юк. Бу – кичәге мәктәп. Хәзер мәгариф системасы башка, технологияләр дә, матди ягы да үзгәрә. Без хәтта һәр укытучының ноутбугы, һәр мәктәптә интерактив такта булыр дип хыяллана да алмый идек. Хәзер авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә дә мөмкинлекләр тудырылган, – дип хатирәләрен бүлеште Сәрия Сабурская.

Яшьләргә фатыйхасын биреп: «Сез бүгеннән үк балачакның кадерле булуын аңлагыз. Һәр бала белән уртак тел таба белергә тиеш, аларның һәркайсына мәктәпне, сыйныфны яратырга өйрәтегез. Әти-әниләрнең сезгә ышаныч белдерүе дә бик мөһим. Менә шул вакытта белем дә, тәрбия дә яхшы булачак», – диде ул.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү