Хәмерле иртә: Татарстанда сатылган искерткеч күләме ни сәбәпле арткан?

Татарстанда сатылган искерткеч күләме 6 процентка арткан. Быелның алты аенда Татарстанда 2,75 миллион декалитр хәмер сатылган. Белгечләр моны соңгы тугыз елдагы рекордлы сан дип бәяли. Соңгы тапкыр мондый күрсәткеч 2013 елда теркәлгән булган. Ул чакта республикада 2,97 миллион декалитр исерткеч сатылган. Иң кечкенә саннар (2,57 миллион декалитр. – Авт.) исә 2015 елда теркәлгән. Бу саннар нәрсәне аңлата? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.

Быел иң күп хәмер Питрәч районында сатылган. Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, биредә яшәүчеләр алты ай дәвамында барлыгы 37,5 мең дал спиртлы эчемлек сатып алган. Бу, алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда, 19 процентка күбрәк. Исерткеч эчемлекләр сату иң нык арткан 10 район арасына Югары Ослан, Яңа Чишмә, Тукай, Лаеш, Кайбыч, Спас, Баулы, Апас, Буа һәм Кукмара да кергән. Казанда исә быел, алдагы ел белән чагыштырганда, 4 процентка күбрәк хәмер сатылган.

Психотерапевт, «Яшәү территориясе» социаль инициативалар үзәге башлыгы Антон Миронов Татарстанда хәмернең күбрәк сатыла башлавын соңгы арадагы вагыйгалар нәтиҗәсе дип саный.

– Соңгы арада дөньяда, илдә барган вакыйгалар җәмгыятьтәге киеренкелекне арттыра. Кагыйдә буларак, стресс арткан җирдә исерткеч эчемлекләр дә күбрәк кулланыла. Шул ук 1990 нчы елларда да бик каты эчәләр иде. Моңа, нигездә, тормыш дәрәҗәсенең түбәнлеге, эшсезлек сәбәпче булды. Бүгенге тотрыксыз тормыш, шул ук эшсезлек кабат теңкәгә тия. Инфляция бик зур. Элегрәк кеше айлык кеременең бер өлешен җыеп та бара алган булса, хәзер бу мөмкин түгел. Көн дә ишетелеп торган күңелсез хәбәрләр дә кешенең психофизиологик халәтенә тискәре йогынты ясый. Кеше аз булса да онытылыр, киеренкелектән котылыр өчен хәмергә үрелә, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Татарстанның алкоголь ассоциациясе рәисе Ләйсән Шишкина да шул фикердә. «Моңа, иң беренче чиратта, кешеләрнең әле һаман да булса киеренке халәттә яшәве сәбәпче. Пандемия чорында башланган бу стресс, махсус операция җәелдерелгәч, тагын да көчәйде. Моңа чикләрнең ябылуы, Татарстанда хәмер сатылу вакыты озайтылу да йогынты ясады», – ди белгеч.

Билгеле булганча, март аеннан Татарстанда исерткеч эчемлекләр сату вакытын өч сәгатькә озайттылар. Моңарчы бездә хәмерне кичке сәгать уннан иртәнге унга кадәр сату тыелган иде. Хәзер исә аны иртәнге сигездән төнге унбергә кадәр саталар. Шул рәвешле Татарстанда хәмер сату вакыты ил күләмендәгесе белән тигезләште. Бу тәкъдимнең авторы – Татарстан Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин сүзләренә караганда, бездә исерткеч эчемлекләрнең өч сәгатькә кимрәк сатылуы республика бюджетына шактый бәргән. Чикләүнең һәр сәгате эчендә бюджетка тиешле акчаның 9 проценты керми калган. Шул рәвешле хәмер сату вакыты чикләнгән өч ел вакыт эчендә республика бюджетына 1,5 миллиард сум чамасы акча керми калган. Бу – елына 560 миллион сум дигән сүз.

Җитәкчелек хәмер сату вакытын озайтуны республика казнасы өчен файдалы булачак дип тынычландырган көннәрдә, бу үзгәрешнең тискәре яклары күренәчәген фаразлаучылар да булды. Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов, бер сөйләшүебездә, хәмер сату вакытын озайту белән аны кулланучылар саны да артырга мөмкин, дип белдергән иде. «Аракы күбрәк сатылгач, аңа бәйле җинаятьчелек, имгәнү, үлем-китем, гаиләләр таркалу, балалар ятим калу кебек тискәре күренешләр дә артачак дигән сүз. Аларны шулай ук республика бюджеты хисабына хәл итәргә туры киләчәк. Шуңа хәмер сату вакытын озайту безгә бик кыйммәткә төшәчәк», – дигән иде ул.

Алайса, нишләргә? Казан дәүләт медицина университетының клиник психологы Эльмира Миассарова сүзләренә караганда, үзәк нерв системасы аеруча сизгер булган кешеләр стресска тизрәк бирешә. Белгеч әйтүенчә, тормышта үз өстенә җаваплылык алырга күнекмәгән кеше дә бүгенге катлаулы вазгыятьтә бик тиз «сына». Андыйлар арасында, кыенлыкларга түзә алмыйча, кыек юлга кереп китүчеләр, начар гадәтләргә бирешүчеләр дә байтак.

– Бүгенге шартларда үз-үзеңне югалтмас, төшенкеллекә бирелмәс өчен, иң беренче чиратта, вазгыятьнең үзгәрүе бездән генә тормавын аңларга кирәк. Булдыра алган кадәр тынычлык сакларга кирәк. Монда инде контраст душ, мунча керү, саф һавада йөрү кебек гади генә әйберләрдән башлап, якыннарың белән күрешү, кунакка йөрешү, яраткан эшең белән шөгыльләнү кебек бар нәрсә ярдәмгә киләчәк. Бүгенге тотрыксыз заманда берәр яңа һөнәр, шөгыль үзләштерү дә комачауламас. Нәрсә генә эшләсәгез дә, гел хәрәкәттә булыгыз, кыскасы.

Бер начарның бер яхшысы дигәндәй, белгечләр күпләп хәмер сатылуның да уңай якларына игътибар итәргә чакыра. Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов та шул фикердә. «Чит илләр белән мөнәсәбәтләрнең тотрыксыз булуы, чикләүләр аркасында бүген күпләр үзебездә генә ял итәргә мәҗбүр. Бу берникадәр эчке туризмның үсүенә китерә. Нәтиҗәдә, үзебездә спиртлы эчемлекләр кулланучылар саны арта. Исерткеч эчемлекләр күбрәк сатыла башлау җәмгыять өчен бик үк уңай күренеш булмаса да, акциз маркалары аркылы, бюджетка керем артуга китерә, шул рәвешле икътисадка да ярдәм итә», – ди белгеч.

Аракы сату арткан шәһәр һәм районнар

Питрәч +19%
Югары Ослан +17%
Яңа Чишмә +16%
Тукай +15%
Лаеш +13%
Кайбыч +13%
Спас +12%
Баулы +9%
Апас +9%
Буа +9%
Кукмара +9%

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү