Мурашко җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрергә өндәгән

Сәламәтлек саклау министры шулай ук ревакцинацияне вакытында узарга чакыра.

Россиядә ковидның көчәеп китүе сәбәпле, җәмәгать урыннарында битлек режимын үтәргә кирәк. Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Читага сәфәре барышында шулай дип белдергән, дип яза ТАСС. Ул шулай ук ревакцинацияне үзвакытында узарга чакырган.

“Хәзер коронавирус инфекциясенең чираттагы этабы – күтәрелеш чоры күзәтелә. Шуңа күрә җәмәгать урыннарында битлек режимын үтәвебез һәм ревакцинацияне вакытында үтүебез мөһим”, – дигән ул.
Министр билгеләп үткәнчә, 50 яшьтән өлкәнрәкләргә, шулай ук хроник чирләрдән интегүчеләргә аеруча нык кагыла бу.

Кичә Россиянең ике төбәге – Бурятия һәм Тува, ковид йоктыручыларның артуы сәбәпле, битлек режимы кертелү турында хәбәр итте. Хәзер аларның җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрү мәҗбүригә әйләнә.
Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә алтынчы көн рәттән инфекция йоктыруның тәүлегенә 20 меңнән артыграк очрагы теркәлгән.

Яңа дулкын. Битлекне кесәдә йөртәсе


Фикер өстәү