Көннәр көзгә авышканда (Авылда яшәүче УЙЛАНУЛАРЫ)

Белеп җырлый Салават: «Әле генә кергән идек шау чәчәкле майларга…» Көннәрнең бер-бер артлы үткәнен, җәйләрдән көзгә күчеп баруыбызны сизми дә калабыз шул. Соңгы көннәрдәге һава торышы җәйге челләне хәтерләтсә дә, табигатьтә әле һаман матур, җәйге көннәр дип ышандырырга тырышса да…

Без генә түгел, басу-кырлар да сизә инде көзгә авышканны. Язы-җәе соңга калып килде дисәк тә, соңгы көннәрдәге тоташ коры эссе көннәр, шактый юмарт кыздырган кояш барысын үз урынына куйды: елдагыдан бик аз гына соңарып өлгерде кырлар. Анда инде киеренке эш бара. Көзнең якынлыгын искәртеп, сап-сары иген кырлары башта камылгача бушап кала, алар артыннан җирләр эшкәртелеп, әлеге караңгы төсләр күңелгә көзге моңсулыкны бирә. Ни сәбәпледер, язын эшкәртелгән җирләрдән аерыла алар. Юкса шул ук җир, шул ук туфрак…

Авылда көз исе инде. Көзнең билгеләре һәркайда үзен сиздерә. Календарьда август уртасы гына бит әле, нинди көз, дияргә ашыкмагыз. Бәлки, калада бу күчеш чоры сизелмидер, ни дисәң дә әле яфракларга сары төшмәгән… Хәер, авылда да агач-үләннәр төсен салса да, быел әле саргаерга ашыкмый кебек. Алай гынамы, күптән түгел Балтачта берәүләрнең алмагачы кабат чәчәк аткан, дип социаль челтәрдә фото куйдылар әнә. Алмалар арасында ап-ак чәчәкләр! Табигать тә саташкандыр, чалт аяз күккә, җылы көннәргә өметләнгәндер. Тик хикмәт билгеләрдә генә дә түгел, ә сала кешесенең күңелендә, ахрысы. «Кичәге кич күңелгә моң салды. Кинәт салкынаеп киткән кич, көздә генә була торган ачы сагыш күңелне кисеп кенә ала торган тойгыны уятты. «Җәй тәмамлана бит» дигән уй йөрәкне сыздырып узды. Юк әле, җәй бетмәгән. Июль азагы гына! Көзләргә ерак әле, дип шатландым», – дип язган иде инде моннан унбиш көнләп элек бер танышым үзенең «ВКонтакте»дагы битенә.

Нигәдер бала чактан ук күңелгә керә иде ул августтагы моңсулык. Җәйге каникул бетеп килгәннән туган моңсулык кына булмагандыр ул, чөнки мәктәпне гомерем буе яраттым. Көз дә иң яраткан ел фасылым иде. Әле көзнең дә яңгырлысын, елагын ярата идем. Бу моңсулык әлегәчә, күпме еллар үтсә дә, һаман кабатлана: аны сизми, тоймый, күрми калып та булмый. Һавага да, агач-үләннәргә дә, агымсу өстенә дә сарыла ул. Таңнар да, кичләр дә башкача була бу чорда. Бигрәк тә кояш баер алдыннан арта әлеге моң. Табигатьтә андый моңсулык фәкать карлар эреп беткәндә генә кабатлана. Җирләр ачыла гына башлаган вакыт. Бар җирдән дымлы, моңсу һава бөркелә. Күңелне мөлдерәмә тутыра торган чор ул да. Мин генә түгел, язгы һәм көзге моң турында башка кешеләрдән дә еш ишетергә туры килә.

Авылда көз исе, дигән идем. Хәер, биредә һәр ел фасылының үз исе бар.  Шәһәрдә дә шулай инде ул, димәгез. Юк, шәһәрдәгедән үзгә исләр ул. Әйтик, язын эшкәртелгән җирләрдән чыккан исне каланыкылар ничек белә, каян исни алсын?! Көннәр көзгә авышкан бу чорда да бар андый ис. Алма исе дип уйлаучылар ялгыша. Ындыр табакларында көн-төн эшләгән ашлык киптергечләрдән таралган ис бу. Бигрәк тә иртән һәм кичен урамга чыксаң, кичке тынлыкта аларның бер көйгә эшләп утырган тавышы күрше авылдан ук ишетелә һәм ашлык исе дә безгә кадәр тарала. Бу ис һәм бу тавыш та шатлык-сөенеч түгел, нигәдер күңелгә моңсулык бирә.

Шушы вакыт җитсә, авыл кешесе инде күңеле белән көзге эшләрне барлый башлый. Көзге эшләрне генәме икән? Кемнәрдер әле бу көннәрдә икенче кат печәннәрен җыя, тик бу инде теге чактагы печән вакыты түгел, ул инде соңга калган эшләрне үтәү, өстән бурыч төшерү кебек кенә тоела. Җәй никадәр иртә килсә, соң китсә дә, барыбер җитми ул. Ел саен планлаштырган дөнья кадәр эшләр өелеп кала. Җәен яңгырлы көннәрдә эшләп булмый торган, эссе, аяз көннәрдә эшләргә авыр булган яки эшлисе килмәгән эшләр дә була. Августның икенче яртысы инде ул бу яктан ниндидер өмет, соңгы мөмкинлек тә бирә кебек. Җәй озын әле, эшләрбез дигән эшләрне башкача күчереп булмый. Иртә язда бу җәйгә күпме план корасың, әллә ниләр эшләрсең кебек тоела. Тик эшли алмаган эшләр яки бара алмый калган җирләр турында үкенечләр ел да табыла. Сентябрьгә бик өметләнеп тә булмый, аның ничек киләсен белеп булмый. Исән-имин бәрәңгеләрне казып алып урнаштырсаң, өченче катка печән басуларын җыештырып тәртипләсәң, бакчаларны кышкы әзерли алсаң да шөкер итәрлек кенә була.

Әмма телибезме-теләмибезме, без әзерме-юкмы, табигатьнең – үз кануннары. Исәп инде көнләп-сәгатьләп көз файдасына эшли. Ул ашыгамы, без акрынрак кыймылдыйбызмы, белгән юк. Вакыт агышына һич тә ияреп өлгереп булмый. Инде кемнәрдер, бәрәңгене казып алдык, дип сөенә. Бәлки ул иртә өлгерә торган сорттыр, тик күңел әле бу эшкә әзер түгел. Ашыгалар, ашыктыралар, дип уйланасың. Гомер-гомергә безнең авылныкылар тирә-якта иң беренче булып бәрәңге казырга чыга иде. Хәзер инде бездән өлгеррәкләр күп. Хәер, бакчалар үзләре әйтә, өйрәтә инде кайчан эшлисе икәнне. Вакыты җиткәч, алар үзеннән-үзе җыюны, тәртипләүне сорый. Бүген инде, чыгып, чүп утыйсы килми: чүп вакыты үткән, дип уйлыйсың, бәрәңге бакчаларының да өскә чыккан алабута-билчәннәрен генә җыясың. Язын иң беренче утаган чүпләрнең тәме (ни дисәң дә, кыш буена чүп утау да сагындыра), бакчаларның матурлыгы да башка кабатланмый. Көзен уңышы җыеп алынгач та, бакчага үзенчә, үзгә ямь керә. Җирләрен эшкәртеп, агач-куакларын бәйләп кергәндә мин ел да: «Язга кадәр!» – диеп саубуллашам. Көзләргә кереп барганда да инде күңел якты, матур язларны сагына башлый. Алда әле караңгы көзләр, салкын кышлар, дип күңелнең бер почмагы сулкылдый. Көзнең алтынга күмелгән матур чакларын, кышның ак, саф карларын исеңә төшер, ди аңа икенче бер почмагы. Җаннар тыныч булсын, имин көзләр килсен, дип теләргә генә кала…

Гөлсинә Хәбибуллина  


Фикер өстәү