«СМП Банк»ның Казандагы филиалы идарәчесе Рамил Кашапов: «Безнең эштә иң мөһиме – клиентлар»

Бүген Буа районының Кайбыч авылында 800 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сөт-товар комплексы ачылды. «Ак Барс» холдинг компаниясе акционерлык җәмгыятенә караган «Авангард» ҖЧҖ проекты бу. Районда җитештерелгән сыйфатлы сөт күләмен арттырырга ярдәм итәчәк әлеге комплекс төзелеше чыгымнарын «СМП Банк» акционерлык җәмгыятенең Татарстандагы филиалы каплаган. Ни өчен оешма нәкъ менә шушы ферма төзелешенә алынырга булган? «СМП Банк» акционерлык җәмгыятенең Казандагы филиалы идарәчесе Рамил Кашапов белән шул хакта сөйләштек.

– «Ак Барс» холдинг компаниясе белән хезмәттәшлек кайчан башланды?

– 2020 елда Татарстанда «Күмәч-кондитер комбинаты» акционерлык җәмгыятенең җитештерү егәрлекләрен яңарту һәм төзекләндерү буенча зур масштаблы проект тормышка ашырыла башлады. Дәүләт программасы кысасында «СМП Банк» тарафыннан бирелгән ташламалы инвестиция кредиты «Ак Барс» холдингына Татарстанның икмәк пешерүче оешмалары арасында лидерга әверелергә ярдәм итте.

– Ни өчен сез нәкъ менә сөт-товар фермасы төзелеше проектын сайладыгыз?

–  Безнең өчен хезмәттәшлекнең бизнес ягы гына әһәмиятле түгел. Без төбәк үсеше өчен мөһим булган тәкъдимнәрне дә бик теләп күтәреп алабыз. Бүген ачылган сөт-товар фермасы – заманча һәм югары технологияле оешма булудан бигрәк, төбәк үсешенә тагын бер зур адым да. Аның «СМП Банк» финанс ярдәме белән тормышка ашырылуы белән горурланам.

– «СМП Банк» бүген аякта ныклап басып тора, димәк?

– Безнең эштә иң мөһиме – клиентлар. Кешеләргә һәм бизнеска үзләренең планнарын, хыялларын чынга ашырырга ярдәм итү – безнең төп максатыбыз. «СМП Банк» – Россия базарындагы тәҗрибәле уенчы. Тупланган тәҗрибәне клиентларыбыз үзләрен ышанычлы хис итсен, киләчәккә өмет белән карасын өчен кулланабыз.

Уңышларыбыз игътибарсыз калмагач, бик рәхәт. «СМП Банк» быел «Кече-урта эшмәкәрлек өчен иң яхшы программа» бәйгесендә «Дәүләт сатып-алулары өчен иң ышанычлы партнер» дип исемләнгән номинациядә җиңү яулады, безнең «SUPREME» МИР картасы исә маркетинг һәм лояльлек өлкәсендәге «CRM LoyaltyAwardsRussia 2022» милли премиясендә «Елның иң яхшы картасы» номинациясендә иң яхшысы дип табылды. Моннан тыш Халыкара кредит рейтингы (НКР) һәм «Эксперт РА» рейтинг агентлыклары тарафыннан даими фараз белән «СМП Банк»ның ruA дәрәҗәсендә кредитка сәләтлелек рейтингы да расланды.

– «СМП Банк»ның Татарстандагы өстенлекле максат-бурычлары турында да сөйләп китегезче.

– «СМП Банк» республика халкына – физик затларга да, юридик затларга да – бик күп продукт һәм хезмәтләр тәкъдим итә. Корпоратив бизнес белән эшләү, кече һәм урта эшмәкәрлек тармагы оешмаларын кредитлаштыру – өстенлекле юнәлешләребезнең берсе. Моннан тыш без ипотека программаларын да тормышка ашырабыз. Быелгы җәйдә «СМП Банк»ның Татарстан филиалы белән «Ак Таш – Инвестстрой» махсуслашкан төзүче оешма яңа төзелүче йортларда торак сатып алу өчен субсидияле ипотека бирү программасы буенча хезмәттәшлек итә башлады. Шул рәвешле хәзер республика халкына 0,1 еллык түбән процент ставкасы белән ипотека алу мөмкинлеге тудырылды.

– Банкның бизнес белән эшләгәндәге көчле якларын ничек тасвирлар идегез?

– Безнең өчен һәрбер клиент үзенчәлекле, без һәркемгә шәхси якын киләбез. «СМП Банк»та кече һәм урта эшмәкәрлек өчен даими рәвештә яңа продуктлар пәйда булып тора. Алар эшмәкәрләргә үзалдына куйган бурычларын хәл итеп, үз бизнесларын һәм ил икътисадын үстерергә ярдәм итә.

– Татарстандагы «СМП БАНК»ның киләчәккә планнары нинди?

– Эш күп, планнар зурдан. Иң беренче чиратта без үзебезнең клиентлар базасын актив рәвештә үстерүебезне дәвам итәргә, элеккеге кебек үк, республика башкаласы белән генә чикләнмичә, Татарстанда эшләү географиясен киңәйтеп, төбәк икътисадына инвестицияләрне арттырырга җыенабыз.

– Сез – республикада яңа гына эшчәнлек җәелдерә башлаган банк. Татарстан сезне ничек каршы алды? Баштагы чорда берникадәр авырлыклар булдымы?

– Дөресен әйтим, Татарстанга бераз шикләнебрәк кердек. Ник дигәндә, ул – чагыштырмача тотрыклы төбәк. Аның бай банк эшчәнлеге тарихы бар. Биредә күп кенә федераль банклар да уңышлы гына эшләп килә. Ләкин без бу шартларда югалып калмадык. Иң беренче чиратта үзебезне эшмәкәрлек тармагына лаеклы рәвештә күрсәтә алдык. Безнең белән кызыксынучылар саны артты. Бу бик  мөһим. Татарстанда эшмәкәрлек тармагы бик тотрыклы бит. Бүген безнең Татарстан буенча гомуми кредит портфеле ким дигәндә 14 миллиард сум тәшкил итә. Бу – бик зур күрсәткеч. Бер ел эчендә без үзебезнең банк челтәренең иң эре филиаллары рәтенә кердек.

– Сезнең филиалның ачылып, эшли генә башлаган чоры илдә катлаулы вазгыять урнашкан чорга туры килде. Ил-көндә барган вакыйгалар сезнең эшчәнлеккә йогынты ясадымы?

– Хәзер карарларны тагын да ныграк уйлап, үлчәбрәк кабул итәбез. Эшмәкәрләр белән эшләвебезне дәвам итәбез. Кече эшмәкәрлек, ипотека буенча портфельләр арта. Татарстанның икътисад тармагы бик көчле. Шуңа күрә биредә ниндидер тышкы көчләр тәэсиреннән куркырга кирәкми.

– Киләчәктә «Ак Барс» холдингы белән тагын нинди эшләр башкарырга планлаштырасыз?

–  Хезмәттәшлегебез алга таба да дәвам итә дип өметләнәбез. Без хәзер, дөрестән дә, хезмәттәшләргә әйләндек. Республикада уртак эшне җәелдерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек.

Фикер

Иван Егоров, «Ак Барс» холдинг компаниясе» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры:

– «СМП Банк» – динамик, хәрәкәтчән, карарларны тиз арада кабул итүче банк. Ул катлаулы тармакларга керергә курыкмый. Яшерен-батырын түгел, авыл хуҗалыгы әнә шундый өлкә санала. Монда күп нәрсә һава торышына, мал-туарның саулыгына бәйле. Монда билгеле бер рисклар да бар. Шуңа барлык банклар да бу тармакта эш алып барырга атлыгып тормый. «СМП Банк» исә ике ел эчендә ике зур инвестиция проектын эшләтеп җибәрде. Алар икесе дә авыл хуҗалыгы тармагына карый. Шуңа күрә бу банк белән эшләвебезгә шатбыз.

Белешмә өчен:

Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 19/8 нче йорт

+7 (843) 514-90-76

+7( 843) 514-90-75

АО «СМП Банк»

Генеральная лицензия ЦБ РФ на осуществление банковских операций № 3368 от 16.12.2014

Реклама хокукында

 

 

 


Фикер өстәү