Мәктәп һәм бакчаларда туган телгә мөнәсәбәт нинди?

Республиканың җиде районында 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы укучыларның берсе дә  татар теленнән сынау бирмәгән. Лениногорск, Менделеевск, Югары Ослан районнарында милли мәгариф чын мәгънәсендә борчу тудыра. Бу хакта Казанның «Адымнар» күптелле мәктәбендә милли мәгариф буенча узган август киңәшмәсендә яңгырады. Мәктәп һәм бакчаларда туган телләр ни дәрәҗәдә укытыла һәм өйрәтелә?  Милли мәгарифебез үги хәлдә түгелме?

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова белдергәнчә, бүген республикада татар телендә белем бирүче 629 мәктәп (шул исәптән 118 филиал) бар. Анда 80 меңгә якын бала белем ала. Рус телендә белем бирүче 450 уку йортында татар телендә тәрбия бирүче 2953 сыйныф булдырылган. Азнакай, Актаныш, Арча, Балтач, Мөслим, Саба, Теләче районнары – әйдәп баручылар. Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Чаллы, Чистай шәһәрләрендә бу юнәлештә активлашырга кирәк әле. Нурлат, Питрәч районнарында туган телдә укыту һәм тәрбия бирүгә игътибар көннән-көн кими. Лениногорск, Менделеевск, Югары Ослан районнарында чын мәгънәсендә борчу тудыра.

– Соңгы вакытта рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә татар телендә тәрбия бирүче сыйныфлар ачылу күзәтелә. Тик бу – салымга ябышу. Үзебезне дә, әти-әниләрне дә алдау, милләтнең тамырына кайнар су кою түгелме? – дип мөрәҗәгать итте Минзәлия Закирова залда утыручыларга.

Минзәлия Закирова чыгышында уку планнарының аерым вариантларында туган тел һәм әдәбият булмавы, дәресләр саны кыскару борчу тудыруын да әйтеп узды. Тик мәсьәлә уңай якка хәл ителгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелеге, депутатлар тарафыннан федераль үзәк, Россия Мәгариф министрлыгы белән мәктәпләрдә туган телне өйрәнүне саклауны күздә тотылган эшлекле очрашулар узган. Нәтиҗәдә яңартылган стандартларга уку планнарында дәресләр санын арттыру турында үзгәрешләр кертелгән.

– Бүген мәктәпләрдә ким дигәндә ике сәгать татар теле һәм әдәбияты укыту – безнең өстә. Мин бу залда утыручылардан моны карар итеп кабул итүегезне сорар идем. Һәр мәктәптә эш тиешенчә оештырылса иде. Туган телне укыту өчен барлык шартлар тудырылган. Туган тел укытылмаган бер генә мәктәп тә калырга тиеш түгел.  Укытучыларыбыз да, укыту әсбапларыбыз да бар, безнең туган телне һәм әдәбиятны укытмаска урыныбыз юк, – дип  искәртте урынбасар.

Ул бакчаларга кагылышлы вазгыять белән дә таныштырып үтте. Бүген балалар бакчаларына 100 меңнән артык татар баласы йөри. Районнардан алынган мәгълүмат буенча, аларның 56 проценты туган телдә белем һәм тәрбия ала. Өч еллык анализдан күренгәнчә, районнарда үсеш уңай, әмма санны күрсәтү бу әле сыйфат яхшырды дигән сүз түгел. Минзәлия Закирова шулай диде. Аның сүзләренә караганда, бакчаларда  милли тәрбиягә салкын караш Югары Ослан, Менделеевск районнарында күзәтелә.  Аксубай, Яшел Үзән, Минзәлә, Чистай, Ютазы районнарында активлык сорала. Актаныш, Апас, Балтач, Биектау, Кайбыч, Мөслим районнарының мактанырлыгы бар.  – Соңгы өч елда гына республикада 75 яңа бакча төзелде. Бу бакчаларда туган телдә белем һәм тәрбия өчен шартлар тудырылганмы, татар төркемнәре тупланганмы,  тиешле белгечләр белән тәэмин ителдеме, сорау үзебезгә? – диде урынбасар. – Бакчага килгән  һәр  баланың теләге артсын, дәреснең кызыклы итеп оештырылуы кирәк. Бала өенә кайтып, татарча сөйләшә, рәхәтләнеп татарча шигырьләр сөйли икән, нинди генә милләттән булуына карамастан, бер әти дә, әни дә татар телен өйрәнүгә каршы булмаячак. Балаларны, әти-әниләрне тәрбияләү ул – безнең  тәрбиячеләрнең, бакча җитәкчеләренең бурычы. Бакчадан соң балалар мәктәпкә бара. Әгәр бакча җитәкчесе әти-әни белән дөрес эш алып барып, менә шушы мәктәптәге татар сыйныфы, мәктәбенә  җитәкләп бара икән, бу гаиләдә «Нинди телне укырга гариза языйм икән?» дигән сорау да тумый бит инде? Мәктәпкә озатучы тәрбияче анда баланы нинди укытучыга, тәрбиячегә бирергә кирәклеген яхшы белә. Бу чылбыр өзелмәскә тиеш.

Татарстан Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов әйтүенчә, милли мәгариф ул – телебез, милләт язмышы, безнең төп умыртка баганасы.

– Тел язмышын татар теле укытучылары, бүгенге аудитория вәкилләреннән башка һич күз алдына да китереп булмый. Монда сездән торган һәм тормаган күп сәбәпләр бар. Милли мәгарифне үги бала дип әйтмим. Заманабыз, яши торган чорыбыз, гомуми зур глобаль дәүләтебез күләмендә караганда, гомуми аралашу мохите руслаша барганда,  телебез мондый сынауны үтми хәле юктыр, – диде Марат Әхмәтов. – Иң борчыганы – безнең милләттәшләребез, ватандашларыбызда телебезгә рухи ихтыяҗны үстерә алмыйбыз. Ул ихтыяҗ ниндидер еллар дәвамында хәйран сүрелә барды. Бүгенге очрашуда: «Бакчаларда тәрбияләнүче, мәктәпләрдә укый торган укучыларның әти-әниләренең телгә мөнәсәбәтендә рухи ихтыяҗның тагын да кими баруы сизелмиме соң?» – дип сорагач:  «Юк,  бу – тигезлектә», – дип җавап бирделәр. Җанга берникадәр җылы керде. Әмма республикадагы безгә килгән кәгазьдәге саннардан күренгәнчә, татар балаларының дүрттән бере генә туган телдә белем ала. Чынбарлыкта әле ул саннар тагы да эч пошырырлык булырга мөмкин. Бу очракта укытучыларның, мәгариф җитәкчеләренең ни дәрәҗәдә татар җанлы булуы мәктәптә татар телендә белем бирү эчтәлегенә зур йогынты ясый.

Кызганыч мисаллар да бар дип, Марат Әхмәтов җиде районда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы бер генә укучының татар теленнән сынау тапшырмавын әйтеп узды.  «Югыйсә атнага ким дигәндә икешәр яки өчәр сәгать татар теле укытылган. Мәктәпләрдә, бакчаларда әти-әниләр белән мөнәсәбәт бик авыр. Алар бик җайсыз холыклы, бөтен җаваплылыкны мәгариф оешмаларына йөкләделәр дә үзләре гел таләп итеп кенә торалар. Бу очракта мәктәп, балалар бакчалары әти-әниләр белән бер гаилә була алмый. Бу үз чиратында бик күп проблемалар тудыра. Әти-әниләр: «Тел балага нигә кирәк?» – дигәндә, мәктәп җитәкчесе татар җанлы булмаганда, татар теле укытучысы нишләргә тиеш? Безгә бик күп мәсьәләләрдә менә шушы мөнәсәбәтләрне ничектер җайга салырга кирәк иде. Районнарда татар җанлы җитәкчеләр кирәк. Шулай булганда гына, телебезне, милләтебезне саклап кала алачакбыз. Безнең язмыш ул – гомерлек көрәш. Телебез хөрмәткә һәм үстерүгә лаек», – диде Марат Әхмәтов.

Сәрия Мифтахова

 

 

 


Фикер өстәү