Нефтьчеләр Аксубайның биш мәктәбенә 9 миллион сумлык җиһаз бүләк иткән

Аксубай районы мәктәпләре быел укучыларын яңарып, матурланып каршы алачак. Нефтьчеләр районның биш мәктәбенә 9,4 миллион сумлык җиһаз бүләк иткән.

«Татех» акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Шәфәгать Тәхаутдинов исеменнән Аксубай районының биш мәктәбенә кыйммәтле бүләкләр тапшырылган. Болар – Кәкре Күл, Карасу, Яңа Дума, Яңа Кармәт һәм Түбән Баланда мәктәпләре. Мәктәпләргә бирелгән җиһазлар уку сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк.

– 9 миллион 400 мең сум – безнең өчен бик зур ярдәм. Район җитәкчелеге һәм мәгариф бүлеге исеменнән нефть компаниясенә, директорлар советы җитәкчесе Шәфәгать Тәхаутдиновка олы рәхмәтебезне белдерәбез. Акча мәктәпләрнең ихтыяҗына карап бүленеп бирелде. Кайсы мәктәпкә нәрсә җитми, шуны алдылар. Техниканың, җиһазларның, табак-савытның иң яхшысын тәкъдим иттеләр. Шаккаттык, хәтта ышанмадык та. Бөтенесен үзләре китереп бирделәр. Тагын нәрсә кирәк, сорагыз, дигәч, нәрсә сорарга да белмәдек хәтта (көлә). Ышандырулар күп була инде, тик ул сүздә генә кала, ә монысы хак булып чыкты, – диде Аксубай районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина, сөенечен белдереп.

Без авыл мәктәпләренә ни дәрәҗәдә ярдәм күрсәтелүен күрү өчен Аксубайның Нәҗип Думави исемендәге Яңа Дума авылы мәктәбенә килдек. Әлеге тугызъеллык мәктәптә 36 бала укый. Мәктәп белән бер түбә астында балалар бакчасы да урнашкан, анда 12 сабый йөри. Мәктәп директоры Энҗе Хәйретдинова әйтүенчә, аларга 2 миллион 600 мең сум бүленеп бирелгән.

– «Татех» җәмгыяте безгә бик нык ярдәм итте. Мәктәпкә нәрсә кирәк, барысын да алып кайтып бирделәр. Табак-савыттан алып компьютерга кадәр – бөтен нәрсә бар монда. Компьютер классын яңадан тулысынча җиһазландырдык. Тугыз яңа компьютер, интерактив экраннар кайтардылар. Шкаф, өстәл, урындык, киштәләр, парталар сорадык. Бөтен кабинетларга ремонт ясадык. Кечкенә генә мәктәбебезгә шушындый зур ярдәм күрсәткәннәре өчен бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Хәзер бездә җиһазлар кытлыгы юк, – ди ул.

11 нче сыйныфны соңгы тапкыр 2018 елда чыгарганнар. Ул елны биш бала укып бетергән. Шуларның дүртесе мәктәпне медаль белән тәмамлаган.

– Бер укучыбыз хәтта ике медаль алды. Хәзер Казанда информатика юнәлеше буенча укый. Икенче курстан ук эшкә чакырдылар аны. Гомумән, чыгарылыш укучыларыбыз барысы да тырыш, үзләренең белемнәрен аклыйлар, – ди, горурланып, Энҗе Хәйретдинова. Аның әйтүенчә, укучылар саны азая башлагач, мәктәпне кыскартырга, балалар бакчасын кушарга туры килә. – Быел 9 нчы сыйныфны чыгармадык. Киләсе елга инде ике бала була. Өченче сыйныфта 9 бала укый, беренче сыйныфка дүрт бала килүен көтәбез. Аның өчен дә бик шат без.

Балалар саны әллә ни күп булмаса да, мәктәп укытучыларга кытлык кичерми. «Бөтенесе – үз эшенең остасы, берсен дә алыштырасы килми», – ди мәктәп директоры, аларны мактап.

– Авылда халык азая, шунысы кызганыч. Укытучылар да җитми бит хәзер. Бездә андый кытлык юк. Математика, информатика, физика укытучылары көчле. «Иң яхшы укытучы» грантын алып эшлиләр. Татар теле укытучысы ел саен укучыларны олимпиадаларга әзерли, җиңүләр яулап кайталар. Үзе дә төрле бәйгеләрдә бик актив катнаша, – ди ул.

Мәктәптә төрле чаралар да уздырыла.

– Мәктәп актив тормыш алып барырга, үзен күрсәтергә тырыша. Укытучылар да көчле, мөмкинлекләр дә күп, авыл халкы бик әйбәт. Мәктәбебез дә хәзер яңа, матур, уңайлы, – ди Энҗе Хәйретдинова.

 

                                                                                                Ләйсән Сафина


Фикер өстәү