Исәнмесез / Cәлеметсіз бе! Татарстанда яшәүче казахларны ниләр борчый?

Мамадыш районында бик күп милләт вәкилләре гомер итә Алар арасында егермедән артык казах гаиләсе дә бар. Алар ничек көн күрә? Туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, традицияләрен, җыр һәм биюләрен саклый аламы? Татарстанда үзләрен ничек хис итәләр? Борчулары, хыяллары нинди? Без казах гаиләсе Жикшимбеевлар белән таныштык.  Алар безне, милли киемнәрен киеп, «Cәлеметсіз бе!» дип каршы алдылар.

Рәхәт урын

Мамадыш исеменең рәсми документларда телгә алынуына 637 ел гына булса да, бүгенге урыныннан берничә чакрымда гына урнашкан Аккирмән ныгытмасы Болгар дәүләте чорларыннан ук, ягъни ХII гасырлардан бирле тарихта билгеле. Бүген монда төрле милләт вәкилләре иңгә иң куеп яши.  Алар Мамадышны рәхәт урын дип саный.

Ләмига һәм Сарсенгали Жикшимбеевлар Мамадыш турында яратып сөйли. Заманында Сарсенгали абый бертуганы Сисенгали белән безнең якларга Чаллы – Казан трассасын төзергә дип эшкә килә. Эшчеләр Мамадышта яшиләр. Акча эшләп алырмын да, туган җиремә кайтырмын дип уйлаган Сарсенгалине Мамадыш кызы гашыйк итә.

– Татар кызы булуы йөрәгемә май булып ятты. Безнең дин бер төрле, гореф-гадәтләр, йолалар охшаган. Мин Ләмиганың матур тавышына, аның моңлы җырына гашыйк булдым. Бер залга килеп кердем. Анда ниндидер концерт бара иде.  Татар моңнарына күмелеп, ияреп җырлап утырдым. Бер мәлне сәхнәгә Ләмига апаң чыкты. Мин аны күрүгә гашыйк булым, – дип сөйли Сарсенгали абый.

Шул вакыт сүзгә Ләмига апа килеп кушыла.

– Безнең танышу тарихы бик кызык ул. Мин сәхнәдә җырлаганда ут сүнде. Сарсенгалинең минем белән танышасы килә. Ул якынрак килә дә, шырпы сызып, битемне яктыртып карый. Соңрак аңа каяндыр алып шәм бирделәр. Сарсенгали яныма килде дә: «Синең исемең ничек?» – ди. Мин исә: «Исемем юк», – дип җавап бирдем. Ул чакта егетләр белән йөрмим, кияүгә дә чыкмыйм, дигән идем. Язмышлар күктә языла икән ул. Сарсенгалине мин дә ошаттым. Ноябрьдә таныштык, апрельдә өйләнештек, – ди Ләмига апа.

Алар районда бик актив. Төрле чараларга йөриләр. Ләмига һәм Сарсенгали Жикшимбеевларсыз Мамадышта бер чара да узмый. Алар һәрчак сәхнәдә.  Матур итеп, парлап татарча, русча, казахча җырлыйлар. Сарсенгали абый белән Ләмига апаның бергәләп сәхнәдә чыгыш ясауларына – 15 ел. Гомер итүләренә 44 ел тула. Алар үзләрен бик бәхетле саный. Ләмига апа 24 ел буе район ветеринария берләшмәсендә эшли. Үзе – ветеринар, ире машина йөртүче була. Икесе дә эштән инвалидлык буенча пенсиягә китәләр. Авыру Ләмига апаны урынга ук ега. Бар тик Аллаһы Тәгаләгә ялварып укыган догалар гына аны яңадан аякка бастыра. Шуннан соң алар игелекле эшләр кылырга тотына. Район инвалидлар оешмасы өчен төрле бәйрәмнәр, чаралар уздыралар. Республикакүләм бәйгеләрдә катнаша башлыйлар.

– Без туган җир, әниләр, мәхәббәт туындагы җырларны яратып башкарабыз. Кая чакырсалар, шунда барырга тырышабыз. Пандемия вакытында бәйрәмнәр кимеде. Аның каравы, без күбрәк урамда җырладык. Әле менә ярминкәләр башлангач, анда да чакыралар. Килгән халык өчен җырлыйбыз, – ди Ләмига апа.– Ирем бик акыллы кеше булды. Әле ярый аны сайлаганмын, дим. Күңеле чиста, мәрхәмәтле ул. Әтисе дә аксакал иде. Хәзер инде әти дә, әни дә исән түгел. Әмма без, җае чыкан саен, иремнең туган ягына кайтырга тырышабыз. Бер-беребезне аңлап яшибез. Өч кыз үстердек. Инде оныкларга да казах гореф-гадәтләрен сеңдерәм, ризыкларын пешерергә өйрәтәм.

Үзләренең өч кызына гына түгел, тагын бик күп гаиләләргә ярату, бер-береңне хөрмәт итүләре үрнәк булып тора. Гомерләре буе бер-берсен санлап яшәгәннәр. Ләмига апа Казахстанда да чит булмаган. Сарсенгали абыйның әти-әнисе дә, җиде туганы – Иргали, Батыргали, Куандык, Сисенгали, Фатыйма, Балхия – барысы да  аны үз иткән.

Сарсенгали абыйның энесе Сисенгали абый исә рус милләтеннән булган кызга өйләнә. Алар Валентина белән бик матур яшиләр.

– Без күп еллар монда торгач, Казахстанга баргач та, Мамадышны сагынып кайтабыз. Әлбәттә, ничек кенә булмасын, туган җирдә рәхәт. Әмма монда инде гаиләң булгач, күңел ашкынып тора. Без үзебезне бер дә ким күрмибез. Район җитәкчеләре дә килгән кешеләргә зур хөрмәт белән карый. Казах син, дип аеру юк. Гомумән, безнең Мамадышта милләтләр дус-тату яши. Әнә район башлыгын гына карагыз әле! Үз динен хөрмәт итә, мөселманнарны да кимсетми. Мәчетләргә ярдәм күрсәтә. Кирәк икән, түбәтәен дә кия. Күңелендә һәрчак изгелек аның. Йөзеннән нур балкый бит. Шундый җитәкче булганда, районда һәр кеше бәхетле яши ала, – ди Сисенгали абый.

Алар да без килгәнне көткән. Абый белән энекәш бер-берсенә еш кунакка йөри икән. Ләмига апаның исә һәркемгә ишеге ачык. Ул аларның бикләнми дә бугай. Саф һавалы  Нократ яры буенда гомер итә алар. Шәһәр фатирында торсалар да, ишегалларында үзләре утырткан яраннар шау чәчәктә утыра. Безнең өчен иң матур җырларын да бүләк иттеләр. Казахча көй аеруча күңелгә үтеп керә. Күңел кылларын әллә нишләтә. Ә аларның бер-берсенә булган карашлары тирә-якка нур булып тарала. Болай да эссе көнне тагын да җылыта кебек. Мамадышны мактап туйгач, без күңел белән Казахстанга юл тоттык.

Йолалар

Анда бала туганнан алып, кеше якты дөньядан китүне дә зур бәйрәм итеп үткәрәләр икән. Казах гаиләсе безгә аларның кайберләре хакында сөйләде.

Туй

– Казахларда бер димче кеше була. Ул күп кенә кешеләрне кавыштырып йөри. Яшьләр алдан очрашып йөрсәләр дә, кыз сорау димчегә йөкләнә. Ул, шартына туры китереп, кыз яшәгән өйгә бара. Кызны сорый, ризалык алгач, егет ягына кайтып китә. Аннары кода-кодагыйлар очрашып, сөйләшеп ала. Аннары инде яшьләр туй итә. Аларда никах укытмыйлар. Туйга кызның әтисе бармый. Гадәт шундый, – дип сөйли Ләмига апа. – Кыз кияүгә бик күп әйберләр алып бара. Сандык та тутыралар. Төп йортта яшисе булса да, аерым торасы булса да, ул бөтен кирәк-яракны җыеп бара. Бездәге төсле челтәр, мендәрләр генә түгел, үзләре торасы бүлмәгә караватын да, шкафын да, өстәлен дә, урындыгын да, кирәкле савыт-сабаларны да.

Туйда бүләк бирү гадәте дә бар. Егет ягы кызның барлык якыннарына бүләк тарата. Иң якыннары дип саналган 30–35 кеше җыела. Кияү хатын-кызларга күлмәкләр, ир-атлар костюм бүләк итә. Туй беткәч, кыз ягы кунакка чакыра. Монда инде киленнекеләр егет ягындагы якын туганнарга бүләк әзерләп тора. Туйларда, туганнар бергә җыелып утырганда, казахлар бер-берсенә теләк тели. Әмма анда бездәге төсле биш-алты җөмлә әйтеп кенә түгел, озаграк итеп тәбрикләү, матур сүзләр әйтү хуплана һәм хөрмәт билгесе булып санала.

Ашау әдәбе

Казахларда өстәл янында утыру тәртибе зур урын алып тора. Өстәл дигәнем – идән инде. Алар әле дә идәндә утырып ашыйлар, чәй эчәләр. Ләмига апаларда да бар андый гадәт. Тагын бер кызык әйбер – чәй эчү. Ләмига апа, кияүгә чыккач, белмәве аркасында шартлар дәрәҗәгә җиткәнче чәй эчә. Беренчедән тел белмәве харап итә. Һич кенә дә иренең әти-әнисен, туганнарын аңламый. Чәйгә утыргач исә, савыты бушауга чәй өстәп торуларын күреп, җитте миңа, дип тә әйтә алмый. Казахлар исә кунак итә дә итә. Ләмига апа соңрак кына аңлап ала. Чәйне эчеп бетергәч, чынаякны әйләндереп каплап куясы икән.

– Казахларда иң элек чәй чыгаралар. Аның янына тәм-томнар бирәләр. Бавырсак, чәлпәк әзерлиләр. Аннары бишбармак килә. Соңрак тагын чәй чыгарыла, – ди Сарсенгали абый. – Табын әдәбе бар бездә. Туйларда кешенең ыруына карап, түргәрәк утырталар. Без – Байбахты ыруы. Дәрәҗәбез зур. Безне иң өскә утырталар. Әгәр кешенең яше зур булып та, ыру дәрәҗәсе ким икән, ул өстәлнең аскы өлешенә урнаша. Бездә ит «бүлү» дигән йола да бар. Монысы иң авыры инде. Туйларда итне бүлдерәләр. Әйтик бер табынга бер куй (сарык) чыгаралар. Ир кеше аның итен тигез һәм дөрес итеп бүләргә тиеш. Малның хатын-кызга дигән өлеше, ир-атка дигәне бар. Башын да бүләсе. Колагы – берәүгә, күзләре икенче кешегә бирелә. Койрыгын да бүләсе.

Исем кушу

Балага 40 көн булгач, исем кушалар. Зурлап, бәби туе ясыйлар. Аны «Күремдек бәйрәме» дип атыйлар. Шул көнне мулла балага исем куша. Ирнең ата-анасы балага исем табып бирә. Мондагы бәйрәмгә 500–1000 кеше җыела. Аларны чакыручы юк. Кеше бер-берсеннән белеп, шуларда бүген исем кушу икән, дип килә. Дөрес, бирегә кешеләр буш кул белән килмиләр. Кемдер бүләк, кайбрерәүләр акча алып килә.

 Соңгы бәйрәм

Кешене соңгы юлга озату да бик зур бәйрәм итеп үткәрелә. Соңгы туена кеше күп килә. Абзарда нинди мал бар, шул суела. Кеше үлгәннән соң, бер ел буена бу гаиләдән хәл белүче өзелми. Һәр килгән кешегә өстәл әзерлиләр. Хәтта туганы үлеп 2–3 ел узса да, читтә булган туганы иң элек аның гаиләсенә барырга тиеш. Үлгәннәрне онытмыйлар. Алар. зиратка барып, дога укып кайтуны «сәдакага барабыз» дип йөртәләр икән. Үлем турында сөйләшкәч, мәетне озату хакында да сораштык. Баксаң, аларда мәетне ир-егетләр бер бүлмәгә кертеп, идәнгә яткыра. Ул шунда ята. Анда берәү дә керми, аны карамый. Бу вакытта башка бүлмәләрдә җыелып ашау-эчү башлана. Килгән кешеләргә чәй эчертәләр, аш әзерлиләр. Соңрак картлар, кич белән догаларын укып, кәфенлек кисә. Иртәгесен исә юалар. Шуннан соң кереп карарга була. Җирләгәндә, кайгы килгән гаилә зират буена да табын әзерли. Казахлар үлгән кешене әнә шулай бәйрәм ясап озата. Мәетнең өчесен, җидесен, кырыгын үткәрәләр. Сөйләшә торгач, шуны аңладым. Монда нинди генә чара булмасын, кеше күп килә. Әгәр алар килми икән – хуҗаны хөрмәт итмәү дип санала. Кунакта ит ашап, чәй эчеп кенә утырмыйлар, көчлерәк эчемлекләре дә була.

Кунакка йөрү

Казахстанга барсаң, кешедән-кешегә йөреп арып бетәсең. Монда кунакка чакыруның төгәл вакыты юк икән. Сарсенгали абый бу хакта көннәр буе сөйли ала. Туган якка кайтулары зур бәйрәмгә әйләнә. Бер туганнан икенчесенә йөриләр. Тагын шунысы бар: әйтик, 15 кеше табын артында утыра, ди. Берәү килеп керә дә, шундагы бер кешене үзенә чакыра. Табында утыручылар барысы да сикереп тора да, чакыручыларга кунакка китә. Төнге бердә, икедә шалтыратып чакыручылар, килеп алучылар бар икән. Казахлар кунакны хөрмәт итә. Малын суеп, ризык әзерли.

Сөннәт

Казахларда малай туу бик зурлана. Нәселнең (ыруның) дәвамчысы булу бик кирәк. Сөннәткә утырткан көнне тагын зур итеп бәйрәм ясыйлар. Монда да килгән кунакның исәбе-хисабы юк. Кунакларны ит белән сыйлыйлар.

Нәүрүз

Казахларның милли бәйрәме ул. Бәйрәмгә ике атна кала, савытларга бодай белән ясмык салалар. Бәйрәмгә аларның уҗымы 5–7 см үсәргә тиеш. Яшел төс табын бизәге булган һәм яңа тормыш башлануны аңлата. Бәйрәмгә таба тагын бер тапкыр бөртеклеләр үстереп, бәйрәм табынында ашаганнар.

– Без бу бәйрәмдә бик теләп катнашабыз. Урамда бишбармак пешереп, кешеләрне сыйладык. «Куырдык» та әзерләдек.  Татарча ит белән бәрәңге инде ул. Бавырсак белән чәлпәкне дә халык яратты. Кешеләр бөтен ризыкларбызны яратып авыз итте. Үзебезгә дә калмады, – ди Ләмига апа.

Туган көн

Бу көнне казахлар бер-берсенең туган көненә думбра уйнап килә икән. Алар арасында бу уен коралында уйный белмәгән кеше юк. Кечкенәдән өйрәнәләр. Туган көнгә килгәндә исә, алар, үзләре уйлап чыгарып, җыр суза. Әйтик, «мин сиңа киләм даладан, монда тигәнәк үсә», дип тә җырларга мөмкиннәр. Кыскасы, телләренә ни килә, юлларына ни очрый, шуны көйгә салып, җыр итәләр.

Ниләр борчый?

Жикшимбеевлар яшерми – аларның телләре бетеп бара. Ничек кенә тырышсалар да, алар туган яктан читтә телне саклый алмыйлар. Сисенгали абый да, Сарсенгали абый да казахчаларын оныткан инде. Русча сөйләшәләр. Дөрес, гореф-гадәтләр саклана, казахча җырлыйлар. Ә менә сөйләшү юк. Хәтта үз якларына кайтканда да телне оныту харап итә. Үз кызларына да казах телен өйрәтә алмаганнар. Ә менә оныклар Ләмига ападан казах ризыкларын өйрәнеп үсә.

Сүзлек

Исәнмесез – Cәлеметсіз бе!

Әни – Мама

Әти – Әкесі

Хәерле иртә – Қайырлы таң

Хәерле кич – Кеш жарық

Сау бул – Қош бол

Туган тел – Ана тілі

Мин сине яратам – Мен сені сүйемін

Рәхмәт – Алғыс

Мәхәббәт – Махаббат

Бишбармак

Жикшимбеевлар безне бишбармак пешереп каршы алды. Ләмига апа килгән һәр кунакны казахларның милли ризыгыннан авыз иттерә икән. Аны әзерләү кыен түгел, ди ул. Хуҗабикә сөйләвенчә, башта майлы итне пешерергә куясың. Сыер йә сарык ите алына. Ит әзер булгач, аны аерым савытка алып куясың. Аннары суганны боҗралап турап, аны аерым кәстрүлдә әзрәк шулпа салып пешереп аласың. Аннары токмач камыры әзерлисең. Ләмига апа аны бары тик йомыркага гына баса икән. Камырын җәйгәч, шакмаклап кисеп куясың. Аннары инде камырны ит шулпасында пешерәсең. Тоз, борыч салырга кирәк. Табынга биргәндә, зур тәлинкәгә башта итне турап саласың. Аның өстенә камырны салып, яшел тәмләткечләр сибәсең. Безгә бишбармакны ашар өчен тәлинкә янына чәнечке дә куйдылар. Ә хуҗалар үзләренчә сыйланды. Алар аны кул белән ашап куйдылар. Чәй эчкәндә дә игътибар иттем: Жикшимбеевлар чынаякны астын өскә әйләндереп куя икән.

Татарстанда 1758 казах кешесе яши. Илдә аларның саны 10 миллионнан артып китә. Татарстанда яшәүчеләрне Казанда «Казахстан» дип аталган милли-мәдәни автономия берләштереп тора. Чаллы шәһәрендә дә казахларның милли-мәдәни җәмгыяте бар. Алар якшәмбе мәктәбендә махсус курсларда туган телләрен өйрәнәләр.

Гөлгенә Шиһапова

Исәнмесез / Зечбуресь: «ВТ» журналисты бик үзенчәлекле удмурт авылында булып кайтты


Фикер өстәү