Гидрометеоүзәк белгечләре Казанда газ исенең пәйда булу сәбәбен ачыклаган

Алдагы көнне кичен Казанда газ исе пәйда булды. Ул Яңа Савин районында бигрәк тә нык сизелде. Соңыннан ачыкланганча, һавада формальдегид күләме нормадан артып китүгә бәйле булган икән бу. Татарстан Гидрометеоүзәге һаваның пычрануын күзәтү нәтиҗәләре белән таныштырды, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

19 сәгать 05 минутта атмосфера һавасы пычрануны күзәтү пунктында (Декабристлар урамы, 183нче йортта урнашкан) формальдегид матдәсенең бер кубометр һавада рөхсәт ителгәннән 0,062 мг га артып китүе билгеләнгән. Моннан тыш Болотников урамындагы күзәтү пунктында зарарлы матдәнең бер кубометр һавага нормадан 0,099 мг га күбрәк булуы теркәлгән.

Формальдегид – начар исле төссез газ. Һавада зур микъдарда булганда, баш авырту китереп чыгара, тән тиресен, лайласыман тышчаны ялкынсындыра.


Фикер өстәү