Суга төкерәсе түгел

Суның кадерен белмибез. Кечкенә елгалар саега, кибә. Сәбәбе – төзелеш, җир асты суларын суырту, грунт сулары кимү, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать калдыкларын агызу, су төбендә куркыныч химик матдәләр туплану. Казан Кремлендә Иминлек Советы утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов әнә шулай дип белдерде. Утырышта экология турында сөйләштеләр.

Экология мәсьәләләре инде күптән кешенең шәхси иминлегенә генә кайтып калудан туктады. Президент үзенең чыгышында басым ясап әйтүенчә, әйләнә-тирә мохитнең торышы башлыча дәүләт иминлеген билгели.

Елгаларга коммуналь, авыл хуҗалыгы, сәнәгать предприятиеләреннән пычрак сулар эләгә. Президент шулай ук сулыкларга автомобиль юлларыннан, кырлар, сәнәгать предприятиеләре территорияләреннән бик күп пычрак агып төшүен искә төшерде. «Бу мәсьәләне хәл итү юлларын табарга кирәк. Безнең бурыч – республикада яшәүчеләргә сыйфатлы, чиста мохит булдыру», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген хакимияткә карата куела торган төп таләп – халыкның тормыш сыйфатын яхшырту. Ә табигатьне саклаудан башка гына моңа ирешеп булмый. «Моннан тыш халыкны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү мөһим. Барлык авыл-бистәләрдә бакчага сибү өчен, хуҗалык кирәк-ярагы өчен су булырга тиеш. Су буенча программа эшләячәкбез. Су мәсьәләсен хәл итүгә акчаны ике тапкыр арттырсак та, бу гына җитми әле. Алдыбызда ике бурыч тора – халыкны сыйфатлы  су белән тәэмин итү  һәм чистарту системаларының торышын яхшырту. Хәзерге вакытта чистарту корылмаларының эше бик катгый төстә контрольдә тотылырга тиеш», – дип искәртте Татарстан Президенты.

Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов чистарту корылмаларының эше буенча Питрәч һәм Теләче районнары вәкилләренә сораулар бирде. Бу районнарда чистарту корылмалары төзелсә дә, әлегә алар тиешенчә эшләми.

Президент ике атна эчендә тәгаен бурычлар күрсәтелгән утырыш беркетмәсен әзерләргә кушты. Аерым алганда, «Иделне савыктыру» федераль проектын 2030 елга кадәр озайту һәм «Каманы савыктыру» федераль проектын кабул итү турында Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать әзерләү күздә тотыла.

– Идел һәм Каманы савыктыру – бик кирәкле программалар, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу мөрәҗәгатьне, һичшиксез, әзерләячәкбез. Иделне Камадан аерып булмый дип саныйм, чөнки Иделнең яртысы Кама елгасы суыннан тора.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук күзәтчелек органнарына хокук саклау органнары белән берлектә сулыкларны пычратучы хуҗалыкларны игътибарга алырга кирәклеген белдерде. «Гаеплеләрне җаваплылыкка тартырга кирәк, – дип катгый төстә белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Кайбер очракларда предприятиене түгел, ә җаваплы кешеләрне штрафка тартырга кирәк, дип саныйм».

Моннан тыш Президент Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына яр буйларында төзелеш алып баручы, чистарту корылмаларын төзүче намуслы һәм намуссыз оешмалар реестрын булдырырга тәкъдим итте.

«Сулыкларны саклау өлкәсендә 2023 елгы программаны төзегәндә, иң элек эшләп килүче чистарту корылмаларын тәртипкә китерүне күздә тотарга кирәк, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Беренче чиратта – булганы эшләсен. Шәхси компанияләр чистарту корылмалары эшен тәэмин итә алмаса, аларны дәүләткә тапшырырга кирәк. Проектының дөрес булмавы сәбәпле чистарту корылмасыннан файдаланып булмый икән, белгечләр чакырту шарт». Президент шулай ук районнар хакимиятләре башлыкларына чистарту корылмаларын төзү, реконструкцияләү һәм алардан файдалану мәсьәләләренә үзләренә үк төшенергә киңәш итте. «Бу мәсьәләне сез үзегез тирәнтен аңларга тиешсез. Катлаулы мәсьәлә. Аны хәл итүдә шәхсән катнашу кирәк», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, федераль һәм төбәк программалары кысаларында төзелгән чистарту корылмаларының эш сыйфаты аерым контрольлек таләп итә.

Президент Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына бу мәсьәләне дә контрольгә алырга кушты. «Йомшаклык күрсәтүебез аркасында елга-күлләрне пычратуга юл куела», – дип искәртте ул һәм төзелеш министрының бер урынбасарына экология объектларын төзүгә бәйле мәсьәләләр буенча эшләүне йөкләргә тәкъдим итте.

Татарстан территориясендә барлыгы 174 чистарту корылмасы урнашкан, шуларның 81е – дәүләт милкендә, 93е – шәхси кулларда. Шул ук вакытта 73 корылма агынты суларны чистартып бетерә алмый. 2019–2022 елларда республикада 12 чистарту корылмасы төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Финанслау федераль һәм республика бюджетларыннан тиешенчә 5,1 млрд сум һәм 2,75 млрд сум тәшкил итте.

 

 

 


Фикер өстәү