Ислам дине тынычлыкка һәм бер-береңә ярдәм итәргә, изгелек кылырга өнди

Ислам дине һәм мөселманнар турында калыплашкан ямьсез фикерләр шактый. Әйтик, бу дин кешеләрне мәҗбүриләү һәм чикләүдән кала башканы белми, мөселман кеше – террорчы һәм экстремист… Әлбәттә, дини белеме булган һәм иманы нык кеше мондый сүзләр әйтү түгел, андый фикерне башына да китермәс. Шулай да ислам дине – нинди дин? Диндә мәҗбүриләү бармы? Башкаларга хөрмәт белән карау турында ни диелә?

Әлеге һәм башка сорауларга җавапны Наил хәзрәт Йосыпов белән бергәләп эзләдек.

– Ни кызганыч, ислам дине турында ялгыш фикер йөртүчеләр очрап тора.  Динебез турында мондый фикерләр кайдан чыга соң?

– Аллаһка шөкер, без – ислам динендә, без Аллаһка гына гыйбадәт кылып яшибез. Без сайлаган юлыбызны дөрес һәм хак дип сайлап алганбыз. Үзебезнең юлыбызның хак икәнен белеп, ул юлны башкаларга да күрсәтәбез. Без үзебезгә дөнья һәм ахирәт изгелеген теләгәнлектән, башкаларга да шуны телибез. Без башка диндәге һәм башка милләттәге кешеләргә газиз динебез турында сөйләгәндә, сүзебезне: «Ислам дине – тынычлык дине, ислам тынычлыкка өнди», – дип башлыйбыз. Ә ул дөрестән дә шулай.

Ислам дине ул – хак, дөрес һәм тынычлыкка-иминлеккә чакыра торган дин. Ләкин, ни кызганыч, кайберәүләр аны киресенчә аңлый. Алай дип әйтүчеләрне дә аңларга була. Ни өчен дисәгез, хәзерге вакытта мөселман илләрендә тыныч булмаган мохиткә, Татарстаныбызда, Россиядәге террорчыларның гамәлләренә карап, исламга карата хаталы бәя бирелә. Алар маңгай күзләре белән күргәннәреннән чыгып бәя бирсәләр, без, мөселманнар, авызыбызга су капкан шикелле дөрес сүзне әйтә алмыйча гаҗиз булып калабыз.

Безгә иң элек экстремизм һәм терроризм, афәт-бәлаләр булдырмас өчен, аңлату эшләре алып барырга кирәк.

– Хәзрәт, ислам дине – нинди дин ул? Аның чын асылын аңлатып узсак иде.

– Ислам – Аллаһы Тәгаләнең хак дине буенча гамәл кылу дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә тарафыннан Мөхәммәдкә (с.г.в.) иңдерелгән дин – ислам дине. Аллаһы Тәгалә аңа, кешеләрне яхшылыкка өйрәтер өчен, ислам динен биргән. Аның хөкемнәре буенча гамәл кылган кеше дөньяда да, ахирәттә дә даими рәхәтлектә һәм иминлектә булачак. Ислам диненең хаклыгына ышанган кеше исә мөэмин һәм мөселман дип атала.

Динебездә кан кою, җәбер-золым, башкаларны рәнҗетү, террористик, экстремистик гамәлләр турында ни диелә?

– Ислам – рәхимлек дине. «Бер кешене үтерүче барлык кешеләрне үтергән кебек булыр, бер кешене үлемнән коткаручы барлык кешеләрне үлемнән коткарган кебек булыр», – диелә Коръәндә.

Коръән сүрәләрен укып фикерләсәк һәм пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлын өйрәнсәк, динебездәге рәхим-шәфкатьлелекне, кешелеклелекне, бер-береңә ярдәмчел булырга өндәүне күреп, гаҗәпкә дә калырбыз.

Мөселманга нинди генә зыян эшләсәләр дә, динебез начарлыкка яхшылык белән җавап кайтарырга чакыра. «Яхшылык илә явызлык бертигез булмаслар, чөнки яхшылыкта файда һәм савап бар, явызлыкта зарар һәм газап бар. Әгәр сиңа берәү явызлык кылса, син аңа җавап итеп яхшылык кыл, ул кеше сиңа явызлыкны дошманлык белән кыладыр, әмма син сабыр бул һәм аның явызлыгына каршы һәрвакыт изгелек ит, соңрак ул синдә явызлыкның юклыгын белеп, явызлык итүеннән туктар һәм, тәүбә итеп, синнән гафу сорар, аннары бер-берегезгә якын дус булырсыз. Ләкин бу эшне һәр кеше эшли алмас, мәгәр көчле иманлы, чын сабыр мөэминнәр генә эшли алырлар, һәм явызлыкка каршы изгелек итү һәрбер кешегә бирелмәс, мәгәр олуг бәхетле кешегә генә бирелер», – диелә «Фуссыйләт» сүрәсендәге аятьләрдә.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) кешеләргә зыян салу һәм борчу-мәшәкать тудырудан ерак булырга кушкан. Ул бер хәдисендә болай ди: «Гомумән, зарар китерү дә, җавап итеп зарар кайтару да тыела». Кешене түгел, хәтта хайваннарны да рәнҗетергә ярамый.

«Ислам дине – тынычлык дине», – дип сөйләп кенә калмыйча, аны гамәлдә дә исбат итәргә кирәк. Мөселманнар, яхшылыкка өндәп, үзләре үрнәк булырга тиеш булсалар да, барысы да алай гына бармый, күрәсең. Башка диндәге кешеләр арасында да караклар, кеше рәнҗетүчеләр, гайбәт сатучылар, ялган сөйләүчеләр һәм кеше үтерүчеләр юк түгел. Ислам дине шулай эшләргә кушамыни?

Чын мөселман андый булмас. Ислам дине үзеңә дә, кешегә дә зарар итәргә кушмый. Ислам дине тынычлыкка һәм бер-береңә ярдәм итәргә, изгелек кылырга өнди. Тыныч илдә яшәү рәхәт тә, күңелле дә.

– Нишләп җинаятьчеләр Аллаһы Тәгаләне телгә ала, Коръән белән ант итә, шул рәвешле динебезне пычрата? Кешеләрне үтерүне «җиһад кылу» дип аклый?

– Бер гаепсез кешеләрне үтерү җәмгыятькә, үтерелгән кешеләрнең ата-анасына, туганнарына, якыннарына күпме зарар һәм кайгы китерә. Андый явызлыкның «динне алга җибәрү өчен», «дин өчен көрәш» дип, динебез исеменә яшеренеп эшләнүе аеруча кызганыч. Безгә динебезне ирештергән, Коръәнне аңлатып калдырган сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.) дә «зарар китерү тыела», дип әйтеп калдырган бит. Шуны онытмаска кирәк: кеше йөрәге күтәрә алмаслык кайгы – иң зур зарарларның берсе.

Дин исемен үз явызлыкларына калкан итеп, кеше гомерен өзәргә чакыручы, шул явыз фикерләрен таратучы кешеләрне «мөселман» дип атарга һич кенә дә тел әйләнми. Алар берничек тә Аллаһы Тәгалә юлында йөрүче кешеләр була алмый, андыйлар – киресенчә, шайтан котыртуына ияреп, динебезгә бик каты зыян салучы!

«Аларга: «Җир өстендә фетнә чыгарып, кешеләр арасын бозмагыз», – диелсә, «Юк, без бозмыйбыз, бәлки төзәтәбез», – диләр. Аң булыгыз! Шул монафикълар – үзләре дә сизмәстән, кешеләр арасын бозып, җир өстендә фәсәд кылучылар», – диелә «Әл-Бәкара» сүрәсенең 11–12 нче аятьләрендә.

– Башкаларны хөрмәтләү, ярату, мәрхәмәтле булу турында динебездә нинди хәдисләр бар?

– Бу хакта хәдисләр бихисап. Мәсәлән: «Үзеңә нәрсә теләсәң, башкаларга да шуны телә», «Игелекле эшләрне тавышсыз гына башкарыгыз», «Һәр изгелек – сәдака», «Башкаларга мәрхәмәтлелек күрсәтмәгән кеше Аллаһның рәхмәтеннән ерак булыр».

Чулпан Гарифуллина

 

 


Фикер өстәү