Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан дәвалау өчен билгеләнгән дарулар исемлеген үзгәрткән

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус инфекциясеннән дәвалау буенча рекомендацияләрне яңартып, аларга ике яңа препарат өстәгән.

Болар – “Ингаверин” һәм Нирматрелвир+ритонавир (сәүдә маркалары – «Миробивир» һәм «Скайвира»). Бу җәһәттән тиешле документ министрлык сайтында басылып чыккан, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Министрлыкның матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, яңартылган документка шулай ук яңа вакциналар турында мәгълүматлар өстәлгән. Моннан тыш шикәр чиреннән һәм психик чирләрдән интегүче сырхауларны дәвалау турындагы бүлек киңәйтелгән.

Яңа методик рекомендацияләр, эштә куллану өчен, төбәкләргә җибәрелгән.


Фикер өстәү