Риман Гыйлемханов: «Шәхес буласы килә»

Якташым, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире урынбасары Вакыйф Нуриев алдында уңайсыз хәлгә калдым әле.

Журналда «Бәләкәйләр» дигән рубрикада күренекле шәхесләрнең балачакларына бәйле күңелле һәм гыйбрәтле язмалар чыгып килә. Аларны геройлар үзләре яза. Шул рубрикага берәр гыйбрәт бирергә мине дә ымсындырдылар. Бәндә баласы яшәгән саен балачагына кайта, диләр. Бу – дөрес тә, чөнки олыгайган саен нәкъ менә бәләкәй вакытлар күбрәк искә төшә ул. Балачак хатирәләре миндә дә бик күп булып чыкты.

Тик менә «күренекле шәхесләр» дигән сүзләргә генә бераз шикләнеп карадым: кай җирем күренекле инде минем, җә! Бу шигемне әйткәч, Вакыйф та, дустым Алмаз Хәмзин да беравыздан: «Сине бөтен татар белә икән, димәк, син – шәхес», – диделәр. Шулай итеп үземнең күренекле шәхес икәнемә ышана яздым кебек тоела башлады. Тиз-тиз генә берничә истәлек тә язып бирдем. Әмма язма янына минем бәләкәй чактагы фоторәсемем кирәк булып чыкты. Ә алар – юк! Вакыйф көн саен диярлек шалтырата: «Фотосыз әллә ничек була бит инде ул, Риман абый», – ди.

Мин шаяртып карыйм: «Хәзерге көндә төшкән берәр фотоны бәләкәй итеп куеп булмыймы соң?» – дим. Вакыйф үзе көлгән була, үзе бик үпкәли.

Бөтен туганнардан сорап чыктым: «Гаилә альбомнарыгызда минем берәр балачак фотосы кысылып калмаганмы соң?» – дидем. Юк инде, чукынып китәсеңмени! Без бәләкәй чакта авылда фотограф та юк иде бугай әле. Хәтернең кайсыдыр җирендә «Пошкар Йосыф» кушаматлы фотограф шәйләнә үзе. Ул безнең авылныкы түгел иде бугай. Галифе чалбар, күн итек киеп йөрүче тәбәнәк кенә бер абзый булып истә калган. Ни өчен «Пошкар Йосыф» – шайтан белсен?! Аны безнең авылга акча түләп кенә чакырып китерәләр иде бугай. Ә бот буе бала-чага өчен кемнең акча әрәм итәсе килсен? Өлкәннәр үзләре төшкәннәр инде, ә безгә мондый хөрмәт бик тәтемәгәндер, күрәсең. Дөрес, эзли торгач, бер фото килеп чыкты. Әти белән җитәкләшеп авыл урамында төшкәнбез. Карап торышка миңа дүрт яшь тирәсе. Аякта – сандал, өстә – майка һәм шактый яңа сатин чалбар. Димәк, берәр бәйрәм уңаеннан рәсемгә төшкәнбез. Тик менә самый кирәк чагында миңа йә кемдер дәшкән, йә колхозның бердәнбер полуторкасы кычкырткан – мин артка борылып караганмын. Шулай итеп, йөзем урынында – башымның арткы ягы килеп чыккан. Ә фотограф абыйның малай-шалайга кадр әрәм итәсе килмәгәндер, күрәсең, яңадан төшергән булыр иде, диюем.

Әлеге рәсемне Вакыйфка да җибәреп карадым: «Минем башны борып булмый микән?» – дидем. Көлде генә Вакыйф. Аннан шалтыратмас булды. Ә минем, нигәдер, күренекле шәхес буласы килә иде.

Чын фотоаппаратны мин беренче тапкыр ун яшемдә тотып карадым бугай. «Юнкор» дип атала иде ул, «юный корреспондент» була инде. Әй, мәш килдек шуның белән! Бер нәрсәсен көйлисе-нитәсе юк, бердәнбер төймәсенә басасың да вәссәлам. Авылны, аның табигатен, кош-кортларны, карга-чыпчыкларны, хәтта Хупҗамал апаның «усал» дигән даны чыккан ата казын да төшердек. Газеталарга мәкаләләр, фотолар җибәрергә хыялландык. Тик менә үзебезне рәсемгә төшерү башка килмәгән. Хәер, төшергән булсак та, кемнең кем икәнен аеру бик кыен булыр иде, чөнки сурәтләр куе томан эчендә кебек килеп чыга иде.

Ә Вакыйф һаман да дәшми. Беркөнне түзмәдем, үзем шалтыраттым. Ни гаҗәп,  кәефе күтәренке иде аның. Язмаларың матур гына кереп утырды, чыккач, үзең күрерсең», – диде. «Ә фото?» – димәкче идем дә, туктап калдым. Үзе бер сүз дә дәшмәде бит, димәк, чыгу юлын тапканнар. Бәлки, фото табылгандыр. Хәер, үземдә булмаганны, аларга каян килсен инде ул!

Бу көннәрдә «Казан утлары»ның чираттагы санын көтеп йөрим. Шәхес буласы килә бит, малай. Аннан соң, бүгеннән үк фоторәсемнәрне барлап куярга исәп. Еллар үткәч, бәлки, тагын рәсемемне сорарлар. Мин эре генә: «Ничәнче елда төшкәне кирәк?» – диярмен. Шәхес булу теләге олыгайган саен көчәергә мөмкин бит ул, дип әйтәсе килгән иде.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү