Чаллы зиратындагы хәлләрдән соң җирләү хезмәте күрсәтүчеләрнең һәммәсен тикшерәчәкләр

Җирле зират башлыгы мәрхүмнең туганнарыннан акча каерып яткан.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе, полиция белән берлектә, төбәктә җирләү хезмәтләре күрсәтүчеләрнең һәммәсен тикшерергә җыена. Автомобиль төзүчеләр шәһәре зиратында килеп чыккан җәнҗал сәбәпле шундый карар кабул ителгән.

KazanFirst язганча, Чаллыда җирле зират башлыгы Ришат Шәйхуллов мәрхүмнең туганнарына “таныш” компанияләре белән түләүле хезмәтләр килешүләре төзергә мәҗбүр иткән.

Шәйхулловның бөтенләй дә чыгырдан чыккан вакытлары булган. Әйтик, бервакыт җирләү урынына килүче катафалкка юлны япкан. Мәрхүмнең туганнары машинаны үткәреп җибәрүен сорагач, түләүле хезмәтен тәкъдим иткән. Шуннан соң да мәрхүмнәрнең туганнарын, куркытып, тиешледән югары бәягә җирләү хезмәтләре күрсәтүгә килешүләр төзергә мәҗбүр иткән. Хәзерге вакытта аңа карата вәкаләтләреннән үз кесәсен кайгыртып файдаланган өчен җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү