Татарстанда дарулар кытлыгы бармы? «ВТ» журналисты шуны ачыклады

Чит илдән кертелә торган кайбер төр даруларга кытлык булуын халыктан әледән-әле ишетергә туры килә. Моның сәбәпләре нидә? Гомумән, бүген дару препаратлары базарында вазгыять нинди? Дарулар кытлыгы ни дәрәҗәдә җитди? Без шуны ачыкладык.

Нинди дарулар җитми?

Яшел Үзән районында яшәүче Рузалия Хисамиеваның хәле авыраеп, 1,5 ай элек хастаханәгә эләккән.

– Сыер сауганда, кинәт кенә муеныма китереп суккан кебек булды. Башыма кан йөгерүен сиздем. Күз алларым караңгыланып, шунда ук егылганмын. Әле ярый бабаем, улым янымда булган. «Ашыгыч ярдәм» дә бик тиз килде. Кан басымым 300гә кадәр күтәрелгән, баш миенә кан сауган булган. Табиблар исән калуыма ышаныч та белдермәгән. Яшел Үзән хастаханәсендәге реанимациядә берничә көн яткач, Казанга күчерделәр. Миңа кирәкле дару Россиягә кертелми икән хәзер. Ә менә Германиядән Казахстанга кайтаралар икән әле. Әле ярый Казахстанда табиб булып эшләүче якын туганнарыбыз бар. Алар тиз арада шул даруны алып, Самарага поезд белән җибәрделәр. Киявем шуннан барып алды. Шул даруны эчкәч, хәлем алга китте. Юкса урынга каласы яки үләсе булганмын. Хәер, гомерем дә бетмәгәндер инде, – дип сөйләде Рузалия апа.

Икенче бер газета укучыбыз бавыр авыруларын дәвалар өчен эчә торган чит ил препаратлары булмавын әйтте.

– Табиблар «Эссенциале форте» дигән даруны курс белән эчеп торырга кушканнар иде. Тик җәй башыннан бирле аны табу авырлашты. Казан даруханәләрендә бөтенләй дә юк түгел үзе. Бик озак эзләгәч, соңгылары дип тәкъдим иткәннәр иде. Аннан соң таба алмагач, аналогларын эчәргә туры килде. Тик икенче юлы анысы да булмады, башка төрлесен алдым, – диде Илшат Гомәров.

Моннан тыш, инсулинга, онкология авыруларына каршы тору өчен эчә торган даруларга кытлык барлыгын әйтүчеләр бар. РБК басмасы хәбәр итүенчә, соңгы айда Россия даруханәләрендә ЭКО вакытында еш кулланыла торган «Дивигель», «Прогинова», «Эстрожель» гормональ препаратларга да кытлык арткан.

Кытлык юк

Тик рәсми ведомстволар алдан нәтиҗә ясамаска киңәш итә. Алар әйтүенчә, дарулар кытлыгы – вакытлыча күренеш. Кайбер даруларның даруханәләрдә вакытлыча булмавына логистика яки дәүләт тендерын узмау сәбәпче.      

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге август башында федераль басмаларга бу мәсьәлә буенча аңлатма да биргән иде. Алар әйтүенчә, дарулар кытлыгы чыннан да булган, ләкин ул чор инде узган.

– Халык кирәкмәгән ыгы-зыгы тудырып, препаратларны күпләп алды. Нәтиҗәдә алар киштәләрдә кимеде яки бетте. Хәзерге вакытта да ведомство һәм Росздравнадзор илдәге даруларга бәйле вазгыятьне контрольдә тота. Моннан тыш, Россиядә күпчелек препаратларның үзебезнең илдә яки чит илдә җитештерелгән аналоглары бар, – дип аңлаттылар министрлыкта.

Министрлыкның фикерен белгечләр дә куәтли. Алар әйтүенчә, март – апрельдәге ыгы-зыгы кимегән. Ул чагында кайбер дарулар Россиядә юкка чыгып торгач, кабат пәйда булдылар, ди алар. Ләкин инде бәяләре берничә тапкыр артып. Шулай итеп, быелның июненә бәяләр – 5–15 процентка, ә чит илдән кертелә торган кайбер дарулар хәтта 40–50 процентка артты. Күпчелек препаратлар даруханә киштәләренә кире кайтса да, кайбер бик мөһим позицияләр әле дә җитми. «Известия» басмасы уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча, табибларның 70 проценты эпилепсиягә каршы, кан басымын төшерә торган, инсулин һәм организмда шикәр күләмен киметүче, психотроп препаратлар һәм калкансыман биз авыруларын дәвалар өчен кирәкле дарулар җитмәвен әйтә. Шулай ук ВИЧ һәм С гепатитын дәвалар өчен кирәкле препаратлар да аз, ди алар. Бигрәк тә балалар өчен ташламалы даруларның бөтенләй булмавына аерым басым ясаганнар.

Аналог куркыныч түгел

Татарстан даруханәләрендә хәлләр ничек соң? Россиядә билгеле, зур челтәргә керүче даруханәдә эшләүче Гөлнур Ибраһимова сүзләренчә, җитди, катлаулы авыруларны дәвалар өчен кулланыла торган кайбер препаратларга чыннан да кытлык пәйда булган.

– Андый проблема бар, – диде ул. – Эпилепсиягә каршы препаратлар бетеп тора. Аларны бушлай да бирәләр иде, хәзер анысы да юк. Ә кайбер дарулар бетеп тора да кабат барлыкка килә. Мәсәлән, балалар эчә торган «Нурофен» сиропы. Анысын логистика буенча проблемаларга бәйле дип аңлыйбыз. Соңгы вакытта инсулинга кытлык зур, дип ишеткәнем бар. Бик җитди, сирәк очрый торган авыруларны дәвалый торган препаратлар да җитмәвен ишетергә туры килә. Ләкин без учетта торган авырулар белән эшләмәгәч, тәгаен генә әйтә алмыйм.

Гөлнур Ибраһимова әйтүенчә, әлеге вакытта тормыш өчен кирәкле препаратларга бернинди дә кытлык юк.

– Бездә даруларның Россия аналоглары бик күп. Аларны илдәге үзгәрешләргә кадәр дә күп сата идек, чөнки иң беренче чиратта кеше андый арзанлы вариант булуын да белергә тиеш. Җитәкчелек тә шуны таләп итә. Даруларга аналог кына дип карамаска кирәк, – ди фармацевт. – Аның нәтиҗәсе төрле организмга төрлечә булырга мөмкин. Бер организмга килешмәгәне икенчегә бик уңышлы булуы бар. Кыйммәтлесе килешмичә, арзанлысының файдасын күрүчеләр дә бар. Хәзер халык үзе дә белемле, мәгълүматлы. Күп очракта җитештерүчесен сорап алалар. Кан басымы күтәрелү яки төшү белән интегүчеләрнең күпчелеге хәзер Россиядә җитештерелгән аналогларга күчте. Чөнки, беренчедән, чит илнекеләр бик нык кыйммәтләнде. Икенчедән, үзебезнекеләр һәрвакыт сатуда бар. Баштагы вакытларда чит ил дарулары булмаячак дип бик куркытканнар иде. Шөкер, хәлләр алай ук катлаулы түгел.

Бәяләргә килгәндә, фармацевт әйтүенчә, даруларның бәяләре долларга карап үзгәргән.

– Ләкин артык зур аерма булды дип әйтмәс идем. Хәзер алар, киресенчә, төшә дә әле. Кыскасы, бәяләр гел уйнап тора, – диде ул.

Күбрәк булса, арзаная    

Дару препаратлары юкка чыгарлык сәбәпләр юк. Ниндидер проблема бар икән, димәк, моның сәбәпләрен ныклап торып өйрәнергә кирәк. Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әнә шулай ди. Аның сүзләренчә, бер генә фармацевтика компаниясе дә Россия базарыннан китү турында рәсми рәвештә игълан итмәгән.

– Бер генә компания дә Россиядән чыгып китмәде, бер генә завод та ябылмады һәм бер генә җитештерүче дә хәрби операцияләр аркасында дару ясаудан туктамады. Шуңа күрә кайбер препаратлар булмый торса да, вакытлыча гына. Мондый хәлләр башка вакытта да күзәтелә иде, – диде ул.

Чит илдән кертелә торган теге яки бу дару булмаса да, аның аналогларын табарга мөмкин, ди ул.

– Хәзер аналоглары булмаган, алыштырып булмый торган дарулар бик аз. Заманча инновацион препарат барлыкка килү белән шунда ук аны алыштырып була торганын ясыйлар. Шуңа күрә бүген әлеге мәсьәләдә авырлыклар юк. Гомумән алганда, чит илдән барлык дарулар да керә. Әгәр дә кеше берәр препаратны таба алмый икән, аның сәбәпләрен ачыкларга кирәк, – ди ул.

Айрат Фәррахов әйтүенчә, чит ил даруларын үзебезнекеләр белән алыштыру буенча эш бара.

– Миңа калса, барлык даруларны да бары Россиядә генә эшләргә дигән бурыч куярга кирәкми, – ди ул. – Бу очракта препаратлар кыйммәтрәк булырга мөмкин. Шуңа күрә әлеге вакытта кабул ителгән стратегия дөрес. Бездә тормыш өчен аеруча мөһим булган 700 төрдә дару бар. Менә аларны тулысынча үзебезнең территориядә чыгарырга омтылырга кирәк. Ә калганнары алай ук мөһим түгел.

Депутат фикеренчә, иң мөһиме – дарулар кыйммәтләнмәсен өчен шартлар тудыру. Моңа ничек ирешеп була соң? Беренчедән, конкуренция булырга тиеш, ди ул. Ә моның өчен даруларны алыштырып була торганнарын эшләргә кирәк. Шулай ук электрон заказ бирү, шул исәптән, рецепт буенча бирелә торганнарны да интернет аша алу мөмкинлеген булдыру мәҗбүри, ди ул.

Халык арасында даруларның аналогларына шик белдерүчеләр дә бар. Аларның фикерен Айрат Фәрраховка да җиткердек. Ул әлеге мәсьәләдә кистереп җавап бирде:

– Россия дару препаратларын сертификацияләү буенча иң катлаулы илләрнең берсе булып тора. Базарга нәтиҗәсе булмаган, «эшләми» торган даруларны чыгару, теркәү мөмкин хәл түгел. Бу яктан закон бик көчле бездә. Шуңа күрә ялган эшләү мөмкин түгел диярлек. Менә инде берничә ел дару препаратларын маркировкалыйлар. Шуңа күрә контрафакт юк. Даруларны эшләү, базарга чыгару эше бик көчле контроль астында тора. Кайвакыт хәтта кирәгеннән артык кебек тә тоела. Шуңа күрә без кайбер очракларда таләпләрне киметүне дә сорыйбыз. Чөнки ул кайвакыт яңа препаратларны чыгаруны тоткарлый. Һәм бу нәтиҗәдә бәягә йогынты ясый. Дару никадәрле күбрәк булса, ул шуның кадәрле арзанрак.

Узган ел базардагы даруларның 37,3 проценты безнең илдә җитештерелгән. Белгечләр фикеренчә, санкцияләр аркасында Россиядә препаратлар күбрәк эшләнеп, 2024 ел ахырына үзебезнекеләрнең базардагы өлеше 50 процентка җитәргә мөмкин.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 


Фикер өстәү