Марат Хөснуллин: “ Быел, күздә тотылганнан бер елга алданрак, М12 юлының тәүге 100 чакрымы кулланылышка тапшырылачак”

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Татарстанда узган киңәшмәдә быел М12 трассасының беренче өлешенең “эшли” башлаячагын” белдергән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

“Быел, күздә тотылганнан бер елга алданрак, М12 юлының 100 чакрымга якын озынлыктагы тәүге өлешен “эшләтә” башларга тиешбез”, – дигән Марат Хөснуллин Татарстанда автомобиль юлын төзү штабындагы киңәшмәдә.

Ул 2023 елда “Мәскәү-Казан” юлының төп өлешен кулланылышка тапшырырга ниятләнелүен искәрткән.
Исегезгә төшерәбез: 810 чакрым озынлыктагы Мәскәү-Казан М12 тиз йөрешле магистрале узган елның июнендә төзелә башлады.


Фикер өстәү