Татарстанда коронавирусның 109 очрагы теркәлгән

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 109 очрагы теркәлгән. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

Белгеч аңлатканча, авыруның күп өлеше омикрон штаммына туры килә. Барлык очракларның 95 проценты шуңа туры килә.
Любовь Авдонина әйтүенчә, Татарстанда башка вируслар белән дә чирләүчеләр саны да арта.


Фикер өстәү