Яшел Үзәндә узучы республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Белем көнендә ачылачак 18 нче күптелле лицей белән танышырга килде.Ул «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!»акциясендә 1 сыйныфка баручы сабыйларга портфельләр тапшырды.
– Бик кирәкле акция бу.Быел республикада беренче сыйныфка 55 мең бала баруы сөенечле күренеш. Бөтен әти-әниләрнең балаларын мәктәпкә лаеклы итеп әзерләргә мөмкинлеге юк. Шуңа күрә мондый акцияне уздыру мөһим.Бу чарага үз өлешен кертүчеләргә рәхмәтемне белдерәм. Бу – игелекле гамәл.Тырышып укуыгызны телим. Бүгенге тантана сезнең күңелдә гомерлек истәлек булып калыр дип ышанам, – диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов чарада үзенең дә беренче тапкыр мәктәпкә баруын искә төшерде.
– Безнең бистәдәге яшьтәшләрем мәктәпкә барганда,минем дә укыйсым килде.Ул вакытта миңа 6 яшь иде. Букчам да,бернәрсәм дә юк. Абыйның иске булса да, әйбәт портфеле бар иде. Шул сумка белән 1 нче сыйныфка барган идем, – диде Президент.