Казан-Екатеринбург трассасы төзелешенә 260 миллиард сум акча бүленәчәк.

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин шул хакта карар имзалаган. Бу хакта М12 трассасы төзелеше буенча штаб утырышында Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин хәбәр итте.

«Кичә Тверь аша әйләнгеч юл төзүгә — 150 миллард сум, Казан-Екатеринбург трассасы төзелешенә 260 миллиард сум акча бүлеп бирү турында карар имзаланды», — дип белдерде ул.

Вице-премьер сүзләренә караганда, хәзер биредә әзерлек эшләре башланган. Бүген Марат Хөснуллин «Росавтодор» федераль юл агентлыгы белгечләре очкычта трассаның Татарстан, Башкортстан, Пермь краена кергән өлешләрендә эш барышы белән таныша.

Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, кичә Мишустин М12 трассасының паспортын раслау турында да карар имзалаган.
«Быел безгә Милли байлык фондыннан өстәмә 150 миллиард акча да бүленәчәк. Катлаулы икътисадый вәзгыять хөкем сөрүгә карамастан, шундый карар кабул ителде», — диде вице-премьер.


Фикер өстәү