Коронавирус белән җиңелчә, әмма күп кеше авырый

Соңгы атнада Татарстанда коронавирус белән чирләү күрсәткече 30 процентка арткан. Көз якынлашканы сизелә: башка чирләр дә тарала башлады. Әйтик, хәзерге көнгә риновирус, аденовирус, парагрипп кебек инфекцияләр күрсәткече 15 процентка җиткән. Белгечләр сәламәтлекне алдан ук кайгыртырга кирәклеген  искәртә.

Соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясен 109 кеше йоктырган. Саны сагайтса да, чирне сырхаулар җиңел формада кичерә. 95 процент очракта ул кискен респиратор вируслы инфекция кебек узып китә. Димәк, хастаханәгә ятучылар да азрак. Барлык очракларның иң күбе «омикрон» штаммына туры килә икән.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина халыкка вакцинация хакында онытмаска киңәш итте. Күпләрнең инде беренче тапкыр ясатканнан соң ярты ел гына түгел, бер елдан артык вакыты узган. Моннан тыш гриппка каршы прививка кадатуның да хәстәрен алдан күрәсе.

Вакцинация димәктән, Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, халык кабат вакцина ясатырга ашыкмый. Прививкалылар рәтендә өлкәннәрнең аз булуы да борчый.

– Хәзерге көндә вакцинаның беренче компонентын ясатучылар саны барлык халыкның 86,33 процентын тәшкил итә. 2 млн 630 мең кеше – беренче компоненты, 2 млн 490 мең кеше вакцинаның икенче компонентын ясатты, – диде министр урынбасары. – Шунысы да бар: 1 миллионнан артык кеше ревакцинация узарга тиеш, ә аны 379 мең кеше генә ясатты әле. Үз сәламәтлеген кайгырткан кеше моңа игътибар итсен иде.

Сүз уңаеннан, «Спутник М» балалар вакцинасын республикада яшәүче 6,5 мең балага ясаганнар. Вакцинаның барысын да кулланып бетергәннәр.

Күпләрне «Мәҗбүри вакцинация булырмы-юкмы?» дигән сорау борчыйдыр. Любовь Авдонина сүзләренчә, халыкның аерым категорияләренә коронавирустан мәҗбүри вакцинация ясатуны кертергә җыенмыйлар.

– Әлегә мондый ихтыяҗ юк. Без прививканың кайчан ясалырга тиешлеген аңлаттык, шуңа күрә республикада яшәүчеләрнең аңлы булуына, сәламәтлеген саклау турында кайгыртуларына өметләнәбез, – диде ул.

Роспотребнадзор белгечләре республика халкына битлек киеп йөрергә тәкъдим итте. Любовь Авдонина искәрткәнчә, республикада хезмәт коллективларында иртәнге фильтрлар үткәрү, дезинфекция, биналарны җилләтү кебек профилактик кагыйдәләрне үтәү дә мөһим.

 

 

 


Фикер өстәү