Ана капиталыннан ай саен ничек акча алырга икәнлеген аңлаттылар

Аны балага өч яше тулганчы алырга мөмкин.

Аз керемле гаиләләр ана капиталыннан ай саен акча алып торырга мөмкин. Бер айда яшәү минимумына тигез күләмдә акча биреләчәк. Балага өч яше тулганчы, шул рәвешле акча алырга була.

“Челнинские Известия” язганча, моның өчен гариза язып тапшырырга кирәк. Россия Пенсия фонды бүлегенең клиентлар хезмәтенә барып, яки Пенсия фонды сайтында электрон рәвештә, яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша хәл ителә бу.

Балага 3 яшь тулганчы теләсә кайсы вакытта түләүне алу өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Башта ул бер елга билгеләнә. Шуннан соң гаилә алга таба да ана капиталын шулай тотарга ниятләсә, янә гариза тапшырырга кирәк булачак.

Айлык түләү билгеләү өчен бала туганнан соң алты ай эчендә мөрәҗәгать ителгән очракта түләү бала туган көннән билгеләнә. Алты айдан мөрәҗәгать иткән очракта, түләү мөрәҗәгать иткән көннән билгеләнә.

Россия Пенсия фонды мөрәҗәгать итүченең һәм аның гаиләсе әгъзаларының керемнәре турында мәгълүматларны мөстәкыйль җыя. Гаиләләрнең күпчелегенә керем турында белешмәләр тапшырырга кирәкми. Баланың әтисе яки әнисе хәрби, коткаручы, полиция хезмәткәре яисә башка көч ведомствосы хезмәткәре булып торганда, шулай ук гаиләдә кемдер стипендия, грант, уку йортыннан башка түләүләр алганда гына керемнәрне расларга кирәк булачак.


Фикер өстәү