Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына коронавируска коллектив иммунитетны арттыру буенча эшне көчәйтергә кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган шимбә киңәшмәсендә белдерде.
«Бер атна эчендә авырулар саны 29 процентка артты. Күпләрнең ковидтан вакцина ясатуның чираттагы вакыты узды. Сәламәтлек саклау министрлыгына коллектив иммунитетны ныгыту буенча эшне активлаштырырга кирәк. Өстәвенә, уку елы якынлаша», – дип белдерде республика җитәкчесе.
Ул белдергәнчә, Роспотребнадзорга мәгариф учреждениеләрендә барлык кертелгән кагыйдәләрнең үтәлешен катгый рәвештә күзәтеп торырга кирәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat