Казанда Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә чиркәү һәм мәчет төзү планлаштырыла. Бу турыда Казан мэриясе порталы хәбәр итте.
Парк зонасы һәм фонтанлы биналарның проектлары турында Балалар республика клиник хастаханәсенең попечительлек советы утырышында хастаханә җитәкчелеге, Казан епархиясе һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнашында фикер алыштылар.
Казан епархиясенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, руханилар һәм шәфкать туташлары даими рәвештә балалар хастаханәсе пациентларына баралар. Онкогематология бүлегендә атна саен сәламәтлек сорап дога кылына. Хәзер бу бүлектә чиркәү-часовняны ремонтлыйлар.
«Иконалар, балалар алар алдында дога кыла алсын өчен, безнең өчен гадәтләнгән дәрәҗәдән түбәнрәк урнаштырылачак. Шулай ук часовняга кечкенә шәмдәлләр дә алып киләчәкләр, балалар олылар ярдәменнән башка шәмнәр куя алачак. Ремонтны октябрьдә тәмамлау планлаштырыла», – дип аныклады Изге Никольский хатын-кызлар гыйбадәтханәсе хезмәткәре Анастасия Широкова.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat