Көтелгән «кунак»: Татарстанда коронавирус белән авыручылар 30 процентка арткан

Биткә битлек эләргә. Роспотребнадзор белгечләре җәмәгать урыннарында һәм транспорт чараларында битлек кияргә киңәш итте. Коронавирус белән чирләүчеләр саны арту аркасында, саклык чаралары турында яңадан искә төшерергә кирәк.

Искәртеп үтик: Роспотребнадзор 16 августта ук коронавирус белән авыручылар саны 100 мең кешегә 50 очрактан арткан төбәкләрдә битлек киеп йөрергә киңәш итте. Россиядә теркәлгән барлык очракларның 49 проценты диярлек Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсенә туры килә.

Соңгы атнада Татарстанда да авыручыларның кисәк кенә артуын күзәтергә мөмкин. Әмма статистикага ышансаң, атнадан артык инде чирдән үлүчеләр юк.

Бу – көтелгән үсеш иде. Ул вирусның мутацияләнүе аркасында килеп чыкты. Инфекция тиз тарала, авыручылар саны да артачак, – диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина.

Июль ае белән чагыштырганда, Татарстанда чирлеләр саны 2 тапкыр арткан. Белгечләр «омикрон» штаммының өстенлек итүен әйтә.

– Шулай да медицина хезмәткәрләре үз эшен башкарырга өлгерә, хастаханәләргә өстәмә ятаклар кирәк түгел, – диде бу уңайдан Марина Патяшина.

Хәтерегездә булса, республикада битлек кию режимын 6 июньдә туктатканнар иде. Моны коронавирус белән чирләүчеләр саны кимү белән аңлаттылар. Ул чакта тәүлеклек авыручылар күрсәткече 3,5 проценттан 0,08 процентка калган иде.

Россиядә авыруның иң югары ноктасы кабат көзгә туры киләчәк. Вирусолог Анатолий Альтштейн фикеренчә, август азагы – сентябрь башы шундый «күчтәнәч» әзерли. Белгечләр башка илләрдән алган фәнни мәгълүматлар нигезендә мондый нәтиҗәгә килгән. «Россиядә коронавирус белән авыручыларның тәүлеклек саны 50, 60, 70 меңгә җитәргә мөмкин, әмма шуннан да артыграк булуы икеле», – ди вирусолог.

САН

22 августка караган мәгълүмат буенча, соңгы тәүлектә Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 33061 очрагы ачыкланган. 1704 кешене хастаханәгә салганнар, 22 меңнән артык кеше дәваланып чыккан. Чирдән 57 кеше үлгән.

Татарстандагы вазгыятькә килгәндә, инфекция йоктыруның 126 очрагы расланган. 54 кеше хастаханәгә озатылган. Үлүчеләр юк.

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү