Шәҗәрә. «Аю» нәселе

Авылдашларыңны якыннанрак беләсең килсә, авыл тарихын барларга кирәк икән. Көн саен диярлек моңарчы белмәгән, ишетмәгән яңалыкларга тап буласың.

Салаватовлар гаиләсе белән дә шулайрак булды. Бездән ерак та түгел иде алар. Фирдәвес, Нурислам, Нурсәлим, Нургизәр исемле дүрт малай, алар янында иркәләнеп кенә йөргән Гөлнур исемле кызлары белән яшел чирәмдә бергә тәгәрәшеп үстек. Хәер, иркәләнү сүзе дөрес үк булмас, кадерләү дигәне туры килер. Гөлнур эштән арынмады да кебек. Ни дисәң дә, хатын-кызлардан бөтерчек кебек әнисе Нурһәдия апа гына бит. Биш ир-атны ашатырга да, киендерергә дә кирәк, дигәндәй. Хәзер бу йортта абыйсы Нургизәр гаиләсе белән яши. Йорт бушап калгач, үзләре олыгая төшкәчтер инде, чит җирләрдән туган нигезгә – Яшел Үзән районының Айдар авылына кайтып урнаштылар.

Әтиләре Гафур абый бик оста куллы кеше иде. Монысы нәселдән килгән икән.

– Әтинең бабасы Гыймадиның бик зур биләмәләре, атлары, каралты-куралары булган, үзе балта остасы, ат арбасы көпчәге дә ясаган, – дип истәлекләрне барлый Гөлнур. – Бик күп заманнар үткәч тә, әле әни исән вакытта Кайбыч якларыннан берәү, монда элек көпчәкче булган, хәзер дә юкмы икән, дип сорап килгән. Гыймади бабайның улы Салават бабай да оста куллы булган. Таза гәүдәле, бик көчле кеше булган ул. Яшь чакта төрле портларда йөк төяүче булып байларга эшләп йөргән. Ә Севастопольдә көче һәм егәрлеге белән тарихка кереп калган Иван Поддубный белән бергә эшләгәннәр. Бабай 26 пот авырлык күтәрә алган. «Аю» кушаматы да шуңа тагылган. Ул үзе дини кеше булган. Рус телен дә яхшы белгән, чөнки Акъегет авылындагы Шәфигуллин Заһидулла бай мәдрәсәсендә (соңрак ул рус-татар мәктәбе була) белем алган. Язган шигырьләре дә бар.

Нәсел тарихын барларга керешкән Гөлнур үзе күршедәге Бакырчы авылында яши. Шунда кияүгә чыгып, хәләл җефете белән балалар үстерәләр. Хәзер инде әби-бабай булу бәхетен татып, оныклар сөяләр. Шәҗәрә төзү турында аның үз фикере бар.

– Минемчә, нәсел шәҗәрәсен белү туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә, туганнарга, кардәш-ыруга, күрше-күләнгә хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтергә кирәклеген искәртеп тора, – ди ул, без шәҗәрә төзергә соңгарак калдык шул, дип борчылып та ала. – Нәсел-ыру, туган-тумача турындагы истәлек-ядкәрләрнең еллар үткән саен никадәр кыйммәтле буласын, әти-әниләр исән вакытта күбрәк белеп калырга кирәклеген аңламый калганбыз. Без бәләкәй чакларда әти безгә бабайларыбыз  турында күп сөйли иде. Ләкин күбесе инде онытылган. Шулай да дүрт буын бабайның исемнәрен, ничек яшәгәннәрен беләбез әле.

Уйлап карасаң, Салаватовларның әле без танып белгән әти-әниләре дә үзе бер тарих кебек. Гафур абый – Салават бабайның 1931 елда туган төпчек баласы. Бик зиһенле була ул. Әмма дүрт класс кына укып кала. Сугыш башлана. Малай 10 яшендә өлкәннәр белән бергә эшкә чыга. Илленче елларның урталарында Украинада хезмәт итеп авылга кайтканда, инде әти-әнисе шактый картайган, алар белән бергә йорт-җир дә шактый тузган. Егет озак уйлап тормый, нәселдән нәселгә килгән балта остасы һөнәренә керешә. Норлат авылыннан Нурһәдия исемле тегүче кыз белән тормыш корып җибәрә.

– Әни ел ярым Норлатка ательега барып эшләп йөри әле, – дип сөйли Гөлнур. – Ә төнлә лампа яктысында тагын тегү тегә. Телогрейка, арка җылысы сыра. Шул аяклы тегү машинасын Сылам авылы аша иңбашына күтәреп кайта. Ара шактый ерак бит инде. Алты чакрым тирәсе.

Гөлнур сөйләгәч, минем дә хәтерем яңарды. Нурһәдия апа безне дә киендерде бит.  Барыбызга да күлмәкләр тегеп бирә иде. Өйдә тегү машинасы булмагач, вак-төякләрне эшләргә дә әни аның янына йөрде. Чыннан да, никадәр әби-апаларны, яшь кызларны сөендергән ул. Кемнең чалбар балагын, кемнең пальто итәген кыскартасы бар – бар да Нурһәдия апага йөгерде.

– Әнием һәр Сабантуйга яңа күлмәк тегеп кидертә иде, – дип Гөлнур хәзер дә сөенә әле. – Ирләргә чәчәкле күлмәк модага кергәч, абыйларга да тегеп бирде. Өстәвенә колхозга эшкә дә йөрде. Ничек өлгергән икән ул? Шуңа хәзер дә шаккатам. Картайгач, әни миңа болай диде: «Кызым, гомер буена кешегә тектем. Бер генә тукыма кисәген дә, кәтүген дә алмадым. Шүредә кайчак җеп кала иде. Үлгәч, шул җепне муеныма чорнарлар инде. Менә бер ак, бер кара кәтүк, шуны Мәфрүзә апаеңа сәдака итеп бир әле», – диде. Шөкер, бәхетле булды әни. Илебезнең төрле почмакларында хезмәт иткән дүрт улының да командирларыннан рәхмәт хатлары алырга насыйп булды. Аларны берәмтекләп җыеп барды, бик горурланды.

Әтиебез дә авылдашларга хезмәт итте. Безнең авылда әти кулы тими калган хуҗалыклар, мөгаен, бик аздыр ул. Бик төгәл, пөхтә кеше иде. Аның эшләвен бик яраттылар. Йортлар төзүдән кала өстәл-урындыклар, шкаф-тумбочка, тәрәзә рамнары, йөзлекләре, чана-чаңгы, тагын әллә нәрсәләр… Әтинең колхозга да, хуҗалыкка да умарта оялары эшләгәне хәтердә. Без барыбыз да аңа булышабыз. Такталарны шомартабыз. Йомычка җыя-җыя, уйнарга да чыга алмаган чакларым күп булды. Ул вакытта аңлап та бетермәгәнмен: алтын куллы кеше булган икән әтием. Сәгать тә төзәтә, итек тә ямый, хәтта кубыз да ясый иде ул. Салават бабам да кубыз ясаган. Өч, биш тиенлек акчалардан әбиләргә балдак та ясап бирә иде әле. Клубка бильярд таягы ясап биргәне дә хәтеремдә.

Көчле нәсел булгач, аңлашыла ки, Салаватовлар тирә-юньдә көрәшчеләр буларак та дан тоттылар.

– Мин бәләкәйрәк чакта Сабантуйларда әтиемне мәйданга чыгарып, биленә сөлге бәйләргә тырышуларын һич тә аңламый идем, – ди Гөлнур. – Баксаң, ул яшь чакта батыр калып, көрәшеп йөргән икән. Аннан Нурислам белән Нурсәлим абыйларым да мәйданда көчләрен сынап карадылар. Нургизәр армиядән 1990 елда кайтты. Шунда беренче тапкыр көрәш мәйданына чыкты. Республикада дан тоткан Тау Иле авылы көрәшчесе Габбас Тимершин белән бил алышып, батыр асты калды. Бу аның өчен зур җиңү булды. Шуннан соң җиде ел буе батыр исемен яулады. Олыгая төшкәч, эстафетаны улы Айнурга тапшырды. Ул, Яшел Үзән көрәш мәктәбендә шөгыльләнеп, яшьтәшләре арасында җиңүләргә лаек булды. «Яшел Үзән» газетасы призына оештырылган милли көрәштә бил алышып, абсолют батыр калды. Айнурның яулыйсы уңышлары алда әле.

Бәйрәмнәрдә, бигрәк тә Сабантуй көннәрендә көрәшче Салаватовлар туып үскән нигезгә җыелырга тырышалар. Балалар, оныклар белән. Нәсел җепләрен барлау өчен менә дигән җай бит инде. Сүз дә юк, Нурһәдия апа теккән күлмәкләр, бәлки, тузып та беткәндер, әмма авылдагы кайбер йортларда Гафур абый ясаган тәрәзә йөзлекләре бар әле. Иң мөһиме, гадел, намуслы, һөнәрле булулары белән аерылып торган бу кешеләр авылдашлары, балалары, оныклары күңелендә яши.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү