Сораштыру: «Нәрсәгә банка ябып азапланасыз?»

«Быел азрак тозлыйм», «Былтыргыларын да ашап бетермәдек әле», «Быел бу кадәр банка япмыйм». Хуҗабикәләр өчен шактый таныш сүзләрдер бу. Җәй саен кабатлана торганнары. Тик җәй саен үтәлми торганы да.

Баксаң, быел банка ябучылар саны бераз гына булса да кимегән, ди. Төгәлрәк әйткәндә, консервация өчен товарларга ихтыяҗ, былтыргы саннар белән чагыштырганда, 20–25 процентка азайган. Ә менә кирәк-яраклар бәясе (гомуми чек) 15–30 процентка арткан.

Белгечләр моны нәрсә белән аңлата соң? Иң элек бар нәрсәнең дә кыйммәтләнүе тәэсир итә. Җәй айларын банка ябудан башка күз алдына да китерә алмаган кешеләр бер тапкыр кулланышта булган банкаларны кабат кулланырга, күрше-күләннәрдән артык калганын сорап торырга өйрәнгән хәзер. Күпчелек онлайн сәүдә мәйданчыкларын үз иткән. Биредә кайбер товарларны арзангарак та сатып алу мөмкин.

Консервация эшенә кызыксыну кимүнең тагын бер сәбәбен коронавирус пандемиясенә сылтый белгечләр. Әйтик, кешеләр хәзер сәламәтлеген күбрәк кайгырта. Шуңа да, банка ябып мәшәкатьләнү урынына берәр җиргә ял итәргә барып кайтуны кулайрак дип таба икән.

Арчадан Рәйдә Нигъмәтҗанова:

– Быел яшелчә һәм җиләк-җимеш елы булмаячак – иртә  язда шундый хәбәрләр белән куркытып куярга өлгергәннәр иде. Авыл халкы имеш-мимешкә генә ышанып тормый бит, эшләп карый. Без дә шулай иттек. Елдагыча суганын да, кишер һәм чөгендерен дә, башкасын да күпләп утырттык. 70 төпкә якын помидор күчердек. Берсендә булмаса, икенчесендә, анысында да булмаса берәр төбендә булса да авыз итәрлек помидор булыр әле дип өметләндек. Хәзер рәхәтен күрәбез менә. Бакча яныннан үтсәм дә, помидор эләктереп китәм, көн буе помидор салаты ашыйбыз. Суганнарны җыеп алып куйдык инде. Уңыш мул, шөкер. Быел 35 банка кызыл карлыган һәм чия компоты яптык. Хәзер кыяр һәм помидорлар белән маташабыз. Үзебез яратып ашый торган тозлы кыяр һәм тәмле салат​ рецептын сезгә дә тәкъдим итәм.

Хезмәттәшебез Зөлфия Хәлиуллина бу статистик мәгълүматларга шикләнебрәк каравын яшерми. Киресенчә: банка ябып маташмаганнарның быел кызыксынуы көчәеп китмәдеме икән әле?

– Яшелчәме, җиләк-җимешме – мин барысын да туңдыру, катыру яклы идем. Әле: «Нәрсәгә банка ябып азапланасыз?» – дип, барчасын да сүгәм. Әмма, ни хикмәттер, быел мин дә консервацияләү белән маташтым, – ди ул. – Күбрәк ашка салып булырлык, башка төр ризык әзерләгәндә ярап куярлыкларын яптым. 650 граммлы банкаларга ташкабак икрасы, томат согында кыяр, солянка, лечо әзерләдем. Кайсы бишәр, кайсы дүртәр банка булгандыр. Быел уңыш мул булды бит. Әйтик, помидорлар тиз өлгерде. Аны озакка сузып булмый, хәзер һәм бүген эшкәртергә кирәк бит. «Сез япкан әйберләрне ашап бетерәсезме соң?» – дип, күпләрдән сорашканым бар. Бик күп әзерләүчеләр банкаларның берсе дә калмый, ди. Күпләр банкадагы җәй нигъмәтләрен ачып ашау өчен түгел, нәрсәдер ясар өчен куллана бит. Оныклары, балалары күп булганнар банкаларны шәһәргә дә биреп җибәрә. Шул ук солянка, борщ дигәннәренең дә банкада булганнары бик җайлы бит.

РЕЦЕПТ

«Тәмле» салат

3 килограмм помидор, 4 килограмм кыяр кирәк була. Помидорны иттарткыч аша чыгарабыз, янына 3–4 тырнак изелгән​ сарымсак һәм вак итеп туралган 1 борыч​ кушабыз. 200 грамм көнбагыш мае, 3 аш кашыгы тоз салып, кайнатырга куябыз. 15 минут кайнагач, 200 грамм шикәр комы, 150 грамм серкә, 6–8 түгәрәк кара борыч салып болгатабыз. Түгәрәкләп юка итеп туралган кыярны кушып, 15 минут кайнатабыз һәм банкаларга тутырабыз.

 


Фикер өстәү