Россиядә коронавируска каршы тагын бер дару теркәлгән

Илебездә Covid-19 инфекциясен йоктырган сырхауларны дәвалау өчен тагын бер дару – “Молнупиравир валента” теркәлгән.

Даруларның дәүләт реестрында яңа препарат турында мәгълүматлар пәйда булган.
Документлары нигезендә, “Молнупиравир валента” зурларны дәвалау өчен билгеләнергә мөмкин. ТАСС җитештерүче – “Валента фарм” компаниясе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып хәбәр иткәнчә, препарат компаниянең фәнни-җитештерү комплексында бары тик бездәге матдәләрдән генә эшләп чыгарылачак.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидтан «Фармасинтез” компаниясе эшләгән “Миробивир” даруын теркәгән иде.


Фикер өстәү