Казан Кремлендә 48 гаиләне хөрмәтләделәр

Мәхәббәтле һәм бәхетле парлар. Матур гадәткә тугры калып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, хатыны Гөлсинә ханым белән, республикада яшәүче үрнәк гаиләләрне Казан Кремлендә кабул итте.

Бәйрәмгә 48 гаилә чакырулы иде. Күпчелеге – итәк тутырып бала сөючеләр, иңне-иңгә куеп, озак еллар нык гаилә булып яшәүчеләр.
Тантаналы чара Республика көне алдыннан оештырыла. 8 ел эчендә бу бәйрәмдә 400дән артык Татарстан гаиләсе катнашкан.
Татарстан Президенты искәрткәнчә, бу чарага укытучылар да, табиблар да, кыр уңганнары да, гомумән, төрле тармак вәкилләре чакырылган.
– Үзегезнең көндәлек хезмәтегез белән сез газиз Татарстаныбызны зурлыйсыз, социаль-икътисадый үсешенә өлеш кертәсез, төп күрсәткечләре буенча илдә алдынгылыкны саклауда ярдәм итәсез, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Чарага җыелган гаиләләр алдында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов иң элек махсус операциядә батырлык күрсәтеп, Россия Герое исеменә лаек булган якташларыбыз – Дамир Гыйлемханов (һәлак булганнан соң бүләкләнде), Раил Габдрахманов, Иван Додосовларның әти-әниләрен сәламләде һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Сез улларыгызны чын ватанпәрвәр итеп тәрбияләгәнсез, Ватанга тугрылыклы итеп үстергәнсез. Бөтен Татарстан халкы исеменнән рәхмәт җиткерәм, – диде республика Президенты.
Ул ассызыклаганча, тантанага җыелган гаиләләрнең шактые – күпбалалылар. “Сез – чын ата-ана, нык гаилә үрнәге. Гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең асыл кыйммәтләрен саклаучы булды. Нәкъ менә гаиләдә бала хезмәт яратырга, игелекле булырга өйрәнә; милли гореф-гадәтләрне күңеленә кертә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Шунысы да сөенечле: ел башыннан Татарстанда аерылышучылар саны кимүе һәм гаилә коручылар санының артуы күзәтелә. “Бу исә республикабызның тату һәм бәхетле гаиләләр төбәге булуын дәлилли”, – диде Президент.

Тантанада Татарстан Президенты Мамадыш районыннан 8 балалы Саматовлар гаиләсенә, 10ар бала тәрбияләгән Түбән Кама районыннан Михайловлар һәм Казаннан Белоусовлар гаиләләренә Татарстан Республикасының «Ата – ана батырлыгы» медальләрен тапшырды. “Сезне чын күңелдән якынлашып килүче төп дәүләт бәйрәме – Республика көне белән котлыйм! Кадерле дуслар! Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телим. Гаиләләр нык булсын!”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Мәхәббәтле һәм бәхетле парлар. Матур гадәткә тугры калып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, хатыны Гөлсинә ханым белән, республикада яшәүче үрнәк гаиләләрне Казан Кремлендә кабул итте. Бәйрәмгә 48 гаилә чакырулы иде. Күпчелеге – итәк тутырып бала сөючеләр, иңне-иңгә куеп, озак еллар нык гаилә булып яшәүчеләр.

Фикер өстәү