Резедә Сәлахова: «Ничекләр күзең төште синең аңа?» – дип аптырыйлар»

Матурлык турында сөйләшүебезне дәвам итеп, бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсе кунаклары – чибәр затларның фикерләрен белештек. «Чибәрлек туйда гына кирәк» дигән әйтем белән килешәме алар?

Резедә Сәлахова, Тинчурин театры артисты:

– Кемгә ничектер инде, ләкин үземнең беркайчан да матурлыкка гына кызыгып, тышкы кыяфәткә генә гашыйк булганымны хәтерләмим. Шадра битлеме ул, тазамы, ябыкмы, озынмы, кыска буйлымы – мөһим түгел. Кайвакыт иптәш кызларым: «Ничекләр күзең төште синең аңа?» – дип аптырыйлар иде. Ә миңа ул иң матуры булып тоелган. Миңа калса, кешене чынлап яратсаң, аның тышкы кыяфәтенә игътибар итмисеңдер ул. Ә инде яраткан кешеңне матур итәсең килсә, аңа мәхәббәтеңне, назыңны кызганмаска кирәк. Шул очракта аның эчке кояшы яктырачак, ә үзе чәчәк атачак, тагын да матурланачак.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү