Сергей Лавров Рөстәм Миңнехановны халыкара хезмәттәшлеккә зур өлеш кертүе өчен бүләкләгән

Тышкы эшләр министры Татарстан Президентына “Россия – Ислам дөньясы” стратегик фаразлау төркеме эшчәнлеге буенча активлыгы өчен рәхмәт белдергән.

Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Тышкы эшләр министрлыгының “Халыкара хезмәттәшлеккә зур өлеш керткән өчен” күкрәккә тагу билгесен тапшырган.
Министр, халыкара элемтәләрне ныгытудагы, аеруча “Россия – Ислам дөньясы” стратегик фаразлау төркеме эшчәнлегендәге активлыгы өчен, республика Президентына рәхмәт белдергән.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Сергей Лавров сентябрь аенда БМО генераль ассамблеясендә Россия делегациясенә җитәкчелек итәчәк. Президент Владимир Путин чарага барудан баш тарткан.


Фикер өстәү