Дин күзлегеннән «белем алу». Уку да, укыту да – савап

1 сентябрь – Белем көненә санаулы көннәр калып бара. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Галимнең гыйбадәт кылучы (белемсез) кешедән өстенлеге, айның бөтен йолдызлардан да өстен булганы кебек. Галимнәр  алар – пәйгамбәрләрнең варислары. Пәйгамбәрләр динарны да, дирһәмне дә мирас итеп калдырмадылар, алар бары тик гыйлемне генә калдырдылар. Кем дә кем аны алса, үзенә җитәрлек дәрәҗәдә алган булыр», – диелә. Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов белән уку, белем алуның ислам динендә тоткан урыны, нечкәлекләре турында сөйләшәбез.

– Мөхәммәд хәзрәт, ислам динендә белем ул – …

– … фарыз гамәл. Аллаһы Тәгалә, иң беренчеләрдән булып, белемгә бәйле аятьне иңдергән. Коръәннең иң беренче иңгән шушы аятендә («Галәк» сүрәсе) Ул: «Сине барлыкка китергән Раббың исеме белән укы!» – дип, белем алырга чакыра. Бу хәдистән күренгәнчә, динебез белем белән башлана. Белмисең икән – эшләмә. Кем дә кем белмичә берәр нәрсә эшли икән, файдага караганда, зыянын күбрәк китерә. Ислам динендә белем алу хатын-кызга да, ир-атка да бер үк дәрәҗәдә фарыз булып тора. Монда, дөньяви белемнән бигрәк, дини белем турында сүз бара.

– Өйрәтеп калдырган файдалы гыйлем өчен савап кеше үлгәч тә килеп торачак, диләр. Бу, дөрестән дә, шулаймы? Димәк, белем алучы гына түгел, аңа белем биргән укытучы, мөгаллим дә савап эшли булып чыга?

– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Кеше үлгәннән соң бөтен гамәлләр киселә, әмма өч төрле гамәл үлгәннән соң да аңа савап китереп тора», – ди. Шуларның берсе – «җәрия сәдака»сы (ягъни җәмгыятькә файдалы эш эшләп калдыру), икенчесе – файдалы белем, өченчесе – балаңның догалары. Әгәр кеше үз артыннан берәр кешене өйрәткән, укучы булганы шуннан файдалана икән – белем биргән кешегә үлгәннән соң да әҗер-савабы булачак. Шул рәвешле белем алганда, укучы да, укытучы да савап җыя. Пәйгамбәребез дә: «Иң яхшыларыгыз – кем Коръән өйрәтә, йә өйрәнә», – ди. Тагын бер хәдисендә ул, белем юлына чыккан кеше өчен җирдә дә, күктә дә барлык нәрсә, хәтта судагы балык та дога кыла, дигән мәгънә җиткерә.

– Бүген күпләр түләүле бүлекләрдә белем ала. Акча түләп, белем алу дөресме?

– Бу очракта иң элек белемнең кайсы төре турында сүз баруына ачыклык кертергә кирәк. Дини белем сатылмаса хәерлерәк. Ләкин әгәр кешенең башка чарасы юк, шушы белемнән башка ул ризыксыз кала икән, акча түләп укуның зыяны юк. Әмма бу очракта бер искәрмә бар. Коръән укырга өйрәткән өчен акча алырга ярамый. Әмма кеше аңа сәдака рәвешендә яки ярдәм йөзеннән, үзе теләп, акча калдыра тели икән, моның зыяны юк. Дөньяви белемгә килгәндә, монда акча түләп укуның бер гаебе дә юк.

– Кредит алып, баланы югары уку йортына укырга кертү дөресме?

– Юк, бу – дин тарафыннан тыелган гамәл. Ислам динендә кредит алу гөнаһ санала. Аллаһка шөкер, бүген түләүсез дә белем алып була. Сайлау мөмкинлеге бар. Шуңа күрә бу очракта аягыңны юрганыңа карап сузу дөресрәк.

– Кайбер ата-ана баланың букчасына дога салып җибәрә. Болай эшләргә ярыймы?

– Бала бу доганы алып укымаса, аны букчага салып җибәрүдән генә файда юк. Бу китап баланы саклый, яклый дип күңел юатырга кирәкми. Кемдер моны күптәннән килгән гадәт, дияр. Әмма бу – борынгыдан килгән гадәт түгел, коммунизм чорыннан калган күренеш. Ул чорда дини белемгә бик зур кытлык иде.

– Еш кына бала берничә ел бер белгечлекне үзләштерергә укый да, укып бетергәч, үз һөнәре буенча эшләми. Бу белемне исраф итү саналмыймы? Андый чакта ата-ананың баланы укытуга еллар буе түккән көче, тырышлыгы да әрәм булган кебек тоела бит. Моны ата-ананың ризалыгын алмау дип тә бәяләп буламы?

– Монда һәр очракка шәхси якын килергә кирәк. Төгәл генә җавап юк. Бер яктан, әлбәттә, кеше укып чыгып, башка юнәлештә эшләсә дә, ул алган белемнең барыбер файдасы булачак. Икенче яктан, баланың ни өчен бу адымга барганын да ачыкларга кирәк. Сорауның икенче өлешенә килгәндә, ата-ана теләгән белгечлек буенча эшләмәү берничек тә аларның ризалыгын алмауга тиң була алмый. Бу –  бөтенләй башка очрак.

– Укырга барганда, өйдән чыгып киткәндә, нинди дога укырга кирәк?

– Теләсә кайсы эшне башлаганда, мөселман: «Әгузү билләһи минәш-шәйтанирраҗим бисмилләһир-рахмәнир-рахим», – ди. Укырга барганда да бала шушы доганы укып чыкса, хәерле. «Бисмиллә тәвәккәлтү галәллаһ» («Аллаһы исеме белән Аллаһка тәвәлләдем») дип дога кылуның да файдасы зур.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү