Үз кеше. КФУда Ленар Сафинны ректор вазыйфасында тәкъдим иттеләр

Гадел һәм намуслы булырга сүз бирәм! КФУның яңа ректоры Ленар Сафин уку йортының киңәйтелгән гыйльми совет утырышында әнә шулай дип вәгъдә итте. Аны әлеге вазыйфага тәкъдим итү чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков катнашты.

– КФУ ректоры вазыйфасына кандидат сайлауда республика фикеренә колак салган өчен, Росия Хөкүмәтенә рәхмәтемне белдерәм. Ленар Сафин безнең университетны тәмамлаган. Ул үз юлын юридик факультетның гади мөгаллиме итеп башлап, соңгы елларда Татарстанның Федерация Советында вәкиле булды. Һәрвакыт университет өчен стратегик инициативалар һәм проектлар эшләүдә актив катнашты, – диде Рөстәм Миңнеханов әлеге утырышта.

Президент Казан федераль университетын илнең югары белем һәм фән үсеше флагманнарының, иң эре фәнни мәгариф үзәкләренең берсе дип атады. Уку йортының төрле федераль проектларда, грантларда актив катнашуын әйтте. КФУда 48 меңнән артык студент белем ала, шуларның 11 меңе – чит илдән. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, университет фән һәм технологияләрнең барлык тармакларын берләштереп торырга тиеш.

Валерий Фальков белдергәнчә, һәр зур югары уку йорты, ректор сайлаганда, бу вазыйфада үз студенты булуын тели. Бу уңайдан Ленар Сафин Казан университетына яхшы таныш. Ул вузны 1993 елда тәмамлаган, аннан соң шунда белем биргән. Университет традицияләрен яхшы белә. Фальков аны төбәк, федераль дәрәҗәдә дә эшләгән, эш рәвешен белгән һәм озак еллар мәгариф индустриясе белән бәйләнештә булган кеше дип бәяләде.

– Зур университет ректоры үзендә бик күп уңай сыйфатларны тупларга, талантларны берләштерергә тиеш. Аннан яшьләр белән бер дулкында булу, укытучылар мәнфәгатьләрен яклау, бизнес һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән аралаша белү сорала, – диде Мәскәү кунагы.

Яңа ректор коллектив алдында җаваплылык тоюын, гадел һәм намуслы хезмәт итәчәген белдерде.
– Тарихи университетны җитәкләү – зур җаваплылык. Классик уку йортында көндәшлеккә сәләтле кадрлар әзерләүне дәвам иттерәчәкбез. Шул ук вакытта, мин укытучыларга, укытуга, тикшеренүләргә, фәнгә игътибарны юнәлтергә кирәк, дип саныйм, – диде Ленар Сафин.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү