Фотограф Алинә Фәхретдиновадан киңәшләр:
- Мәчеттә фотосессия ясаганда, кием үтә күренмәле булмаска, тәнгә ябышып тормаска тиеш. Тән һәм шул исәптән муенның да тулысынча капланган булуы шарт. Хатын-кызның чәчләре яулык белән капланган булырга тиеш, ир-егетләрнең башында түбәтәй булса яхшы, әмма мәҗбүри түгел.
- Мәчеткә икенче аяк киеме белән керергә ярамый. Анда оек белән генә йөрү генә рөхсәт ителә.
- Мәчеттә кочаклашырга, үбешергә ярамаганны һәр мөселман кеше белә. Әмма катнаш никахлар да булырга мөмкин. Шуңа күрә бу шартны да алдан сөйләшеп, искәртеп кую мөһим.
- Никах укылганчы, яшьләр мәчеттә фотога төшкәндә бер-берсенә кагылырга тиеш түгел. Шуңа күрә аңа кадәр тыйнак кадрлар ясыйбыз, кияү белән кәләшне аерым-аерым төшерәбез. Никах укылгач, кияү белән кәләшкә бергә фотога төшәргә рөхсәт ителә.
- Истә тотыгыз: Коръән атрибут һәм декор элементы түгел. Аңа тәһарәтсез кагылырга, аны билдән түбән төшерергә ярамый. Мөмкин кадәр югарыда тотарга кирәк.
- Мәчет мөнбәренә – мулла дога укый торган трибунага басу тыела. Мәчетнең алгы өлеше михрабка да басарга ярамый.
- Фотосессия намаз вакытына туры килергә мөмкин. Андый чакта фотоларны урамда ясый тору хәерле.
Фото: Алинә Фәхретдинова